tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең III туры уза
Казанда VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең III туры уза

Казанда VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең III туры уза

Казанда VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең III туры уза. Бәйгене  «Бөтендөнья татар конгрессы», «Ак калфак» Региональ татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, TP Язучылар берлеге вәкилләреннән торган комитет оештыра. Аның максаты – татар халкы тарихын өйрәнү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне үстерү, милләт, туган илгә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү, алдынгы, актив укучыларны барлау.

Быел бәйгедә урта гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф (9 сыйныфны тәмамлап, урта махсус белем бирү учреждениесенең I-II курсларында белем алучы талибәләр дә) укучылары катнаша. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел бәйгедә егетләр дә катнаша.

Кичә катнашучылар өчен кубыз һәм курайда уйнарга өйрәтү дәресләре узды. Шулай ук Мәрҗани мәчете буенча экскурсия оештырылды.

Бүген укучылар Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге һәм бинасы белән таныштылар. Хәзерге минутларда конференц-залда кызлар һәм егетләр белән танышу, хөкемдарлар белән әңгәмә, иҗади номерларын карау бара. Катнашучыларның сөйләм теле, фикерләү сәләте, нәфис сүз, сәхнә осталыгы, үз-үзен тотышы тикшерелә.

Төшке аштан соң Казан шәһәренең халык сәнгате һөнәрләре техникумы буенча экскурсия планлаштырган. Шулай ук техникумда укучылар спорт төрләре, татар биюе, вальс буенча көч сынашачаклар.

Кичке якта Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры буенча экскурсия оештырылачак. Биредә Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең йомгаклау өлеше булачак. Нәтиҗә чыгарганнан соң, катнашучылар «Хуш, авылым» спектаклен караячаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*