tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Куняшевлар исемендәге юбилей турнир үткән
Куняшевлар исемендәге юбилей турнир үткән

Куняшевлар исемендәге юбилей турнир үткән

Ковылкино районында зур спорт вакыйгасы – Куняшевлар призына футбол буенча 20 нче юбилей ачык турнир шәһәр ФОКында һәм Кочелаево авылы спорт сарае базасында узган.

Ковылкино районда Куняшевлар династиясе футбол үсешенә зур өлеш кертүләре билгеле. Алар исемендәге турнир ике дистә ел дәвамында футбол сөючеләрне берләштерә торган, сәламәт яшәү рәвешен, гаилә спортын пропагандалаучы яхшы спорт традициясен дәвам иттерә.

Узган турнирда Мордовия һәм Пенза өлкәсеннән 14 команда катнашкан. Турнир ике лига буенча уздырыла һәм төрле милләт вәкилләрен берләштерә.

Көмеш лигада Инсар командасы җиңү яулый, Пензадан килгән көндәшләрен 2-1 исәбе белән җиңә. Алтын лигада Самаевкадан “Небо” хәрбиләр командасын җиңеп, ике җавапсыз туп кертә. Нәкъ менә алар төп алтын кубок ияләре булганнар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ковылкиноның футбол тормышын Куняшевлар гаиләсе вәкилләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Алар дистә еллар дәвамында республика һәм хәтта Россия футбол ареналарында шәһәр намусын яклаганнар. Абыйларының олысы, Анатолий Джарулла улы Куняшев, футбол озак уйнамый, ләкин соңыннан үзен искиткеч тренер буларак күрсәтә. Ә җитмешенче елларда шәһәрнең футбол сөючеләре Рифат белән Рафик Куняшевлар исемнәре белән бәйлиләр. Ләкин Ковылкинның футбол тормышының чын пигы – узган гасырның 80-90 еллары. Ул елларда “Спартак” Россия дәрәҗәсенә чыга һәм физкультура коллективлары арасында Россия беренчелегендә чыгыш ясый башлый. Нәкъ шул вакытта Шәймәрдән белән Евгений Куняшевларның гаилә таланты тулысынча ачыла. Ә иң югары нәтиҗәләргә ул вакытта “Спартак” тренеры Анатолий Куняшев булганда ирешә. Берничә ел дәвамында нәкъ Куняшевлар Ковылкинның “Спартак” командасын җиңүгә алып бара. Биш дус абый үз гомерләренең бер өлешен Ковылкино футболына бирә. Куняшевлар абыйларының иң тугры һәм шул ук вакытта иң каты җанатарлары – аларның әтиләре Джарулла Йосып улы була. Уеннарда җиңелгәннән соң ул беркайчан да бөтен команданы яки судьяларны көтмәгән, ә балаларына искәрмәләр беренче буларак ясаган. Футбол белән Куняшевларның балалары, оныклары мавыга, алар гаиләнең өлкән вәкилләренең лаеклы иярченнәре булалар.

Ковылкинлылар дистә еллар дә-вамында салынган футбол тради-цияләрен саклыйлар. Куняшевлар династиясе, элеккечә, районда һәм республикада бу спорт төрен популярлаштыруга зур өлеш кертә.

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*