tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уразавылда Ифтар мәҗелесе узды
Уразавылда Ифтар мәҗелесе узды

Уразавылда Ифтар мәҗелесе узды

Күренекле якташыбыз, татар халкының бөек җырчысы Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры, икенче бер күренекле якташыбыз, җырчының актуклы авылдашы Рифат Фәттахов тарафыннан 14 мартта Уразавылның “Идел” кафесында оештырылган ифтар бик игелекле, рухи шартларда узды. Аңа төбəктəге татар милли-мəдəни оеш­малар җитəкчелəре, җирле бизнес вәкилләре, авыл хуҗалыгы рәисләре, хөрмәтле аксакаллар һәм Ваһапов фондының информацион партнерла­ры чакырылган иде. Ә ифтар табы­ны түренә өлкә руханилары, округ җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрес­сы вәкиле һәм мәҗлес хуҗасы үзе утырды.

Ифтарның программасы бай һəм бик эчтəлекле булды: мәҗлес Коръəн һəм дога укудан башланып киткəннəн соң, ифтарның баш оештыручысы Рифат Фат­тахов сүз алып, аны ачып җибəрде. Чы­гышында барлык кунакларга рəхмəтен белдереп, 22 мартта Казанда фонд та­рафыннан үткəрелəчəк Ифтар турында һəм 11 апрель Түбəн Новгородта узачак Рəшит Ваһапов исемендəге Халыкара та­тар җыры фестиваленең XX юбилей Гала- концерты турында сөйләп узды.

Өлкə Диния нəзарəте рəисе Гаяз хәзрәт Закиров ифтар кичəсенə багышланган вəгазендə Рамазан аена хас булган рухи кыйммəтлəр, якыныңа карата мəхəббəт һəм кайгыртучанлык турында сөйлəде.

Җыелган кунаклар дога укып, табынга куелган ризыклар белəн авыз ачты, сыйлана-сыйлана аралашула­рын дəвам итте, бер-бер артлы сүз алыш­ты. Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Разил Зиннəтуллин, Кызыл Октябрь окру­гы башлыгы вазифаларын башкаручы Ра­вил Сəйфетдинов, Татарстанның Түбəн Новгород өлкəсендəге сəүдə-икътисади вəкиле Айрат Усманов, өлкə татарлары конгрессы рəисе Гаяр Хəсəнов, региональ татар автономиясе рəисе Мирзәхләм Абдулганиев, күренекле эшмəкəр, миллəтпəрвәр шəхес Ирфан Шаипов, “Туган як” газетасының баш мөхəррире Олег Әндәрҗанов, “Сергач- Татар радиосы” директоры Фəрит Ай­малетдинов җыелган кунаклар каршын­да чыгыш ясап, 11 апрель көнне Түбəн Новгородта үтəчəк Ваһапов фестивален бергəлəшеп югары дəрəҗəдə үткəрергəсүз куештылар.

Ә кичə дəвамында Ваһапов фестивале лауреатлары Ранис һəм Гөлия Габбазов­лар моңлы һəм күңеллəрне тибрəтүчəн мөнəҗəтлəр башкарып, җыелган кунакларның күңеллəрен юатты. Алар­га кушылып, кичəне алып баручы Ил­дар Кыямов та үзенең йөрəк түрендəге мөнəҗəтен башкарып, тыңлаучыларны таң калдырды.

Менә шулай Ваһапов фонды тәкъдим иткән ифтар дипломатиясе Уразавылда авыз ачу, фикер алышу, Коръән уку, ма­тур азан, гыйбрәтле мөнәҗәтләр тыңлау белән бик эчтәлекле һәм файдалы узды.

11 апрельдә Түбән Новгородта аның юбилей Гала-концерты да безнең татар­лар өчен бер тарихи вакыйга булыр дип ышанабыз.

Олег Хөсәинов.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*