tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда VIII гасыр кулъязмасы нигезендә «Көмеш Коръән» күргәзмәсе ачылды
Казанда VIII гасыр кулъязмасы нигезендә «Көмеш Коръән» күргәзмәсе ачылды

Казанда VIII гасыр кулъязмасы нигезендә «Көмеш Коръән» күргәзмәсе ачылды

VIII гасыр кулъязмасы нигезендә көмештән эшләнгән Коръәнне бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгында урнашкан Ислам мәдәнияте музее күргәзмәсендә тәкъдим иттеләр. Ул көмешнең 999 нчы номерлы югары үрнәгеннән ясалган һәм 162 биттән тора.

«Көмеш Коръән» – ислам традициясендә ясалган сәнгать предметы, ул Россиядә генә түгел, Казахстанда, Үзбәкстанда, Катарда һәм башка илләрдә дә сакланган. «Көмеш Коръән»дә мәңгелек текст затлы материалда сурәтләнгән һәм Россия зәркәнчеләренең осталык үрнәге булып тора, диелә оештыручылар тараткан белешмәлектә.

Бүгенге тантанада Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев күргәзмәнең әһәмияте зур һәм бүгенге көндә кирәкле булуын әйтте.

«Көмеш Коръән» дигән күргәзмәнең ачылуы җанга яктылык бирә. Бик куанам. Аның догалары бүгенге көндә бик кирәк. Әти-әниләребез сәфәрдәге балаларыбыз өчен дога укысын иде. Дога алар өчен түбә булып тора. Ә күргәзмәнең Кол Шәриф мәчетенең үзендә булуы мәртәбәнең мәртәбәсе», – диде ул.

«Көмеш Коръән» 2010 елның ноябрендә РФ Финанс министрлыгының «Гознак» оешмасының Мәскәүдәге «Монетный двор»ында ясалган. Идеянең авторы эксклюзив проектлар белән шөгыльләнүче «ВТ» компаниясе хуҗасы Владимир Прусаков.

«Көмеш Коръән» нигезендә – мөселманнарның изге китабының иң борынгы һәм сирәк очрый торган нөсхәсе булган «Госман Коръәне». Дөньяның төрле почмакларында – Истанбул, Ташкент, Каһирә һәм Санкт-Петербургта – изге китапның дүрт борынгы нөсхәсе саклана. Нәкъ менә Петербург кулъязмасы көмеш пластиналарга күчерелгән, дип хәбәр итә оештыручылар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*