tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “XII Якупов укулары” уза
Казанда “XII Якупов укулары” уза

Казанда “XII Якупов укулары” уза

Сафәр аеның 22 нче көнендә (7 нче сентябрьдә) “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә “XII Якупов укулары” уза. Җыен Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе тарафыннан оештырыла.

Конференция танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе, Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелә. Якупов укуларына зыялылар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә җитәкчеләре, Вәлиулла хәзрәтнең элеккеге хезмәттәшләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләренең катнашуы көтелә.

Анда танылган дин әһелләре, галимнәр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре Вәлиулла хәзрәт хакында истәлекләре белән уртаклашачак, аның фәнни һәм дини мирасын өйрәнү һәм яшь буынга җиткерү буенча чыгышлар ясаячак. Аеырм алганда, тарих фәннәре кандидаты, Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы доценты, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров – «Вәлиулла хәзрәт Якуповның татар телен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше»; тарих фәннәре кандидаты, доцент, Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы мөдире Рафилә Гыймазова – «Октябрь инкыйлабына кадәр татар мәгарифе үсешенә өлеш керткән химаячеләр»; тарих фәннәре кандидаты, Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы доценты Наил Гарипов «90 нчы елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих фәнен укыту» турында сөйләячәк. Ә тарих фәннәре кандидаты, төбәк тарихын өйрәнүче Рәшит Әмишов «Вәлиулла Якупов турында замандашларының истәлекләре» дип исемләнгән китапны әзерләү белән таныштырачак.

Якупов укулары кысаларында “Таян Аллаһка!” бәйгесендә җиңүчеләр тәбрикләнәчәк һәм Вәлиулла Якуповка багышланган документаль фильм күрсәтеләчәк.

Әлеге чара иртәнге сәгать тугызда (09:00) башлана.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*