tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә Казыйлар Шурасы утырышы узды
Нәзарәттә Казыйлар Шурасы утырышы узды

Нәзарәттә Казыйлар Шурасы утырышы узды

Сафәр аеның 19 нчы көнендә (4 сентябрьдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар Шурасының чираттагы утырышы узды. Җыелышны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Утырышта казыйлар халыктан кергән һәм казыйлар карар чыгаруны таләп иткән көнүзәк мәсьәләләрне карады. Нигездә алар ир белән хатын аерылышу һәм мал бүлү белән бәхәсле мәсьәләләргә кагылышлы иде. Мөфтиятнең Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Хәнәфи мәзһәбе дини мирасына таянып, төбәк казыйларына әлеге мәсьәләләрне тәфсилләп аңлатты.

Җәлил хәзрәт Фазлыев киңәшмә барышында Казыйлар шурасының чираттагы күчмә утырышын Чистай шәһәрендә Саматов укулары кысаларында үткәрергә тәкъдим итте. Әлеге укулар беренче казый Габделхак хәзрәт Саматовның дини мирасын барлау һәм эшчәнлеген өйрәнү өчен оештырыла.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*