tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мулла Иле мәчетенә – 150!
Мулла Иле мәчетенә – 150!

Мулла Иле мәчетенә – 150!

Мулла Иле авылында беренче гильдия сәүдәгәр, Казан вә Рәсәйнең мактаулы гражданины, чыгышы белән Олы Шырдан авылында туган Мөхәммәтҗан Нәзир углы Казаковның (Габбасов) матди ярдәме белән төзелгән тарихи мәчетнең 150 еллыгы уңаеннан бик зур чара булып узды.

Мулла Иле мәчетенә – 150!
Әлеге тантанада райо­ныбызның дин әһелләре һәм махсус чакырылган кунаклар катнашты.

Бәйрәм мәчеттә Коръән укучылар бәйгесе белән башланды. 15 бала дини белемнәрен күрсәтте. Аларга йомшак юрган, дипломнар тапшырылды. Айгөл Шакирова бик матур итеп мөнәҗәт укыды.

Бәйге тәмамлангач, бәйрәм мәчет ишегалдында дәвам итте. Истәлекле чарабызны Театр училищесы остазы, актер Раил Мөхетдинов алып барды. Коръән аятьләрен Яшел Үзән мәдрәсәсе остазы Рамил хәзрәт җиткерде. Борынгы мәчетебез имам-хатыйбы Риаз хәзрәт Гыйбадуллин мәчет тарихын сөйләде. Яшел Үзән муниципаль районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев авылдашларга, кайткан кунакларга бәйрәм белән котлауларын җиткерде. Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән бу истәлекле дата белән мәдәният идарәсе җитәкчесе Марат Минһаҗев котлап, мәчеткә шамаил бүләк итте.

Мондый тарихи мәчетләр Татарстанда күп түгел. Менә шундый бай тарихлы иман йортының сак­лануы белән Мулла Иле горурлана ала. Иң мөһиме гыйбадәтханәләребез буш түгел, карап, яңартып торалар. Һәм менә шушы бәйрәмдә балаларның да, өлкән буынның да катнашуы икеләтә сөенечле. Дини тормышыбыз алга барганга, шөкер итәбез, шатланабыз, – дип фикерләрен җиткерде Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.

Мәчет янында иртәдән үк пылау пеште, килгән кунаклар кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйланды. Һәркемгә истәлек итеп «Мулла Иле мәчетенә – 150 ел» дип язылган фотолар һәм буклетлар таратылды.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамлангач, өйлә намазын укыдылар. Ә мин язмамны Олы Шырдан авылында яшәп иҗат итүче Ирек Сафинның мәчетнең 150 еллыгы уңаеннан язылган шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Чыганак: yashel-uzan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*