tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Когалым шәһәрендә милли ашлар фестивале узды
Когалым шәһәрендә милли ашлар фестивале узды

Когалым шәһәрендә милли ашлар фестивале узды

Когалым шәһәрендә «Без бергә!» проекты Юграның гражданлык инициативалары фонды ярдәме белән милли ашлар фестивале булып узды.

Когалым күпмилләтле шәһәр. Әлеге чараның шәһәр көнендә уздыру да юкка түгел. Ел саен үткәрелә торган бу тематик фестивальләр бүгенгесе көндә Югра шәһәрләрендә милләтара аралашу мәйданчыгына әверелде. Фестиваль 2017 елдан бирле үткәрелә һәм һәр тапкыр ул күбрәк кунакларны җәлеп итә, Когалым шәһәренең ниндидер туристик брендына әверелеп килә. Проектның төп максаты мәдәни традицияләрне, киң җәелдерүгә, аны саклауга һәм Когалым, ХМАО – Югра шәһәрләрендә яшәүче халыклар арасында милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгытуга юнәлдерелүдән гыйбарәт. Әлеге проектның актуальлеге шунда ки, хәзерге иҗтимагый-сәяси чынбарлык яшьләр һәм гомумән халык арасында милләтара мөнәсәбәтләрне көйләү өчен яңа алым булып тора. Мондый чараларны үткәрү тәҗрибәсен исәпкә алып, нәкъ менә әлеге проектны гамәлгә ашыру ниятеннән Когалым шәһәре “НУР” иҗтимагый татар-башкорт оешмасы рәисе Илнур Мусин Ханты-Манси Югра губернаторының грантына ия булган иде.

Кичәге көндә ул гамәлгә куелды һәм әлеге чара бик күңелле форматта узып китте. Шәһәрнең үзәк мәйданының бер ягында кыргыз, чуаш, казах, башкорт, татар һ.башка иҗтимагый оешма вәкилләре үзләренең милли ризыклары белән шәһәр халкын сыйласа, икенче якта сәхнә түрендә бер-бер артлы татар – башкорт йолдызлары балкыды. Сәхнәдә күптән түгел Сургут шәһәрендә оешып китән”Яшьлек” ансамбленең чыгышы күпләрнең күңеленә хуш килгәндер. Кыска гына арада матур концерт номерларын әзерләргә дә өлгергәннәр.

Ә менә милли бәйрәмдә, Когалым шәһәренең туган көнен котларга Татарстан республикасының халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың һәм Татарстан респуликасының атказанган артисты, виртуоз баянчы Динар Батрутдиновның килүләрен, бөтен шәһәргә татар моңын яңгыратачакларын күпләр күз алдына да китерә алмагандыр. Бу көнне искиткеч моң ияләренә кушылып татары да, башкорты да, казахы да, руслары да бер мәйданда биеде, җырлады, бергәләп күңел ачты. Милләтләр дуслыгын ныгытуда зур әһәмияткә ия булган, татар моңын, татар сәнгатен Себер җирендә танытуда көчле шәхесләрнең безнең арада ешрак булуларын теләп кояш баешында без дә кайту юлына кузгалдык…

Гөлчәчәк Фатхулова,

ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*