tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узачак
Казанда XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узачак

Казанда XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узачак

Бөтендөнья татар конгрессы 2023 елның 19-21 май көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак.

Форумга Россия Федерациясенең 76 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1000 дин әһеле һәм кунак чакырулы. Делегатлар өчен эчтәлекле программа әзерләнгән.

19 май көнне “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә делегатлар “Russia Halal Expo 2023” күргәзмәсе белән танышачаклар.

20 май көнне “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак. Соңрак делегатлар “Казан” агросәнәгать паркында “Russia Halal Expo 2023” күргәзмәсен карый алачак. Күргәзмәдән соң Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы дәвам итәчәк.

21 май көнне Форум делегатлары ТР Спас районы Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены” тантанасында катнашачаклар.

Белешмә өчен: “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы беренче тапкыр 2010 елның сентябрь аенда уздырылды. Шул елдан башлап әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессының даими проекты булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*