tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Ярамир Низаметдиновның концерты узды
Казанда Ярамир Низаметдиновның концерты узды

Казанда Ярамир Низаметдиновның концерты узды

12 ноябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында «Санкт-Петербург Опера» театры солисты, ике тапкыр Санкт-Петербург Хөкүмәтенең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен Дәүләт премиясе лауреаты, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Ярамир Низаметдиновның юбилей концерты узды.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Үзенең чыгышы вакытында ул кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Ул  Ярамир Низаметдиновка Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлегендә актив катнашуы, татар халкының мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды.

Концерт программасында татар халык һәм эстрада җырлары, танылган татар һәм Италия композиторларының арияләре һәм романслары яңгырады

Ярамир Низаметдинов Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге уздыра торган хәйрия концертларында, чараларда еш катнаша. Күп тапкырлар вокал буенча халыкара һәм бөтенроссия конкурсларында жюри составында чыгыш ясый.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*