tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казандагы урамнарның берсенә Фоат Мансуров исеме биреләчәк
Казандагы урамнарның берсенә Фоат Мансуров исеме биреләчәк

Казандагы урамнарның берсенә Фоат Мансуров исеме биреләчәк

Казанның Совет районында урнашкан “Минем Царицыно” торак массивында алты яңа урам барлыкка киләчәк. Шуларның берсенә Фоат Мансуров исеме биреләчәк.

Карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланган. Яңа формалаша торган алты урамга Николай Капитонов, Александр Сергеев, Фоат Мансуров, Зәки Нури, Алексей Панфилов, Михаил Кирпонос исемнәре бирелә.

Ситуацион план нигезендә, беренче номерлы урам Социалистик хезмәт герое, Ленин Ордены кавалеры, Казан математик машиналар заводы хезмәткәре Николай Капитонов исемен йөртәчәк.

Икенче номерлы урам – Советлар Союзы Герое, Казанда сугыш тәмамланганнан соң эшләгән аерым моторлаштырылган понтон-күпер батальоны бүлеге командиры Александр Сергеев исемен алачак.

Өченче номерлы урамга Совет һәм Россия дирижеры, педагог, Татарстанның халык артисты, Казахстанның халык һәм Россиянең халык артисты Фоат Мансуров исеме биреләчәк.

Дүртнче номерлы урам шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашучы, депутат һәм ТАССР Югары Советы Президиумы әгъзасы Зәки Нуретдинов исеменә ия булачак.

Бишенче номерлы урам Советлар Союзы Герое, Казанда туган Алексей Панфилов хөрмәтенә аталачак.

Ә алтынчы номерлы урам генерал-полковник, Советлар Союзы Герое, сугышка кадәр Казан хәрби училищесы җитәкчесе һәм хәрби комиссары булып эшләгән Михаил Кирпонос исемен йөртәчәк.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*