tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләре килә
Казанга Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләре килә

Казанга Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләре килә

13-14 апрельдә  Казанга Башкортстанда яшәп иҗат итүче бер төркем татар шагыйрьләре килә. Бу сәяхәткә күрше республикада гомер итүче каләм ияләре бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап чыга.

Казанда Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, “Тулпар” журналы хезмәткәрләре Мөнир Вафин һәм Илдус Фазлетдинов, шагыйрәләр Лилия Сәгыйдуллина, Рафига Усманова, Фәния Габидуллина һәм башка шагыйрьләр, җырчылар, артистлар Татарстан язучылары берлегендә каләмдәшләре белән очрашулар үткәрәчәкләр, татар башкаласы буйлап экскурсияләргә чыгачаклар, Төп чара – “Казан” милли мәдәният үзәгендә узачак “Шигырь һәм җыр бәйрәме”. Татарстан һәм Башкортстан сәнгать осталары катнашуындагы әдәби-музыкаль кичә 14 апрель көнне кичке биштә башланып китәчәк.

Рәхим итегез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*