tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады
Казанга X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады

Казанга X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады

Бүген Казанда X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үз эшен башлап җибәрә. Ул 18 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Быел җыенда 40 Россия төбәге һәм 4 чит илдән 450 делегат катнашуы көтелә. Кунаклар инде килә башлады. Бу минутларда алалар яшәү урыннарында теркәлү уза.

Җыен Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы белән башланып китә. Анда Милли Шура әгъзалары катнаша. Очрашуны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев уздыра.

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының ачылышы Татарстан Фәннәр Академиясендә үтәчәк. Аннары делегатлар 4 дискуссион мәйданчыкка бүленеп, татар авыллары язмышы, бүгенгесе һәм киләчәге, тәрбия мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы продукциясен сату юллары хакында фикер алышырга тиеш.

Кич белән татар эшмәкәрләре К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Өч аршын җир” спектаклен карый.

17 нче мартта җыенда катнашучылар Буа районына барып, биредәге авыл эшмәкәрләренең тәҗрибәсе белән танышачак.

18 нче мартта Казанда X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы уза. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә. Чара “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында оештырыла. Биредә шулай ук татар эшмәкәрләре җитештерә торган товарлардан күргәзмә дә эшләячәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*