tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанлылар «Tatar сүзе – 2022» халыкара шигырь укучылар конкурсында катнаша ала
Казанлылар «Tatar сүзе – 2022» халыкара шигырь укучылар конкурсында катнаша ала

Казанлылар «Tatar сүзе – 2022» халыкара шигырь укучылар конкурсында катнаша ала

Казанлылар «Tatar сүзе – 2022» татар телендә әдәби әсәрләр укучылар халыкара конкурсында катнаша ала. Конкурста катнашучылар шигырьләр, мәсәлләр һәм проза башкаруда көч сынашачак. Моннан тыш, быел конкурста ике яңа номинация барлыкка килде – «Автор-башкаручы» һәм «Шигъри гаилә». Катнашучыларның яше барлык номинацияләрдә дә чикләнмәгән.

Конкурс ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарафыннан оештырыла.

Жюри хөкеменә катнашучылар конкурс өчен махсус әзерләнгән 5 минуттан да артык булмаган видеоязмалар тапшырырга тиеш. Экспертлар актерлык осталыгын, дикция, костюм, реквизит һәм музыкаль бизәлешне бәяләячәк.

Гаризалар 15-нче декабрьгә кадәр [email protected] электрон адресына яки +7(919)690-04-22 номеры буенча WhatsApp мессенджерына кабул ителә. Конкурс турындагы нигезләмә белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.

Укучыларның чыгышларын 2022 елның 10-нчы февраленә кадәр бәяләячәкләр, ә нәтиҗәләр 21-нче февральдә, Халыкара туган тел көнендә узачак гала-концертта тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр ителә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сайтында.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*