tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Кыргызстандагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Кыргызстандагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Кыргызстандагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Бүген Бишкек шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасындагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.

Мөхтәрәм кунакларны Кыргызстан татарларының “Сарман” ансамбле һәм Бишкектагы “Каюм Насыйри институты” мәгариф-мәдәни үзәге укучылары каршы алды. Милли Шура рәисе билгеләп үткәнчә, “Сарман” ансамбле – Казанда үткәрелә торган чараларның актив катнашучысы. 2016 елда коллектив Казан сәхнәсендә үзенең хисап концертын да куйган иде.

Бүгенге көндә Кыргызстан Республикасының Бишкек, Каракол, Токмок, Ош, Джалал-Абад шәһәрләрендә 7 татар иҗтимагый үзәге эшләп килә. Очрашуда әлеге оешмаларның җитәкчеләре катнашты.

Дәими рәвештә ярдәм күрсәткән өчен “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәгенең җитәкчесе Гөлсинә Ульмаскулова Татарстан җитәкчелегенә олы рәхмәтен белдерде. “Рөстәм Нургали улы Татарстанның гына Президенты түгел, ул хәтта бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарларның Президенты”, – диде Гөлсинә ханым.

Ул шулай ук Бишкек шәһәрендә урнашкан Әнвәр Гәрәев исемендәге ботаника бакчасына мемориаль стела кую тәкъдиме белән дә чыкты.

Кыргызстанның көньягында урнашкан Джалалабад өлкәсенең «Идел» татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе Эльмира Алимҗанова Татарстан Россиянең алдынгы регионнарының берсе булып торуын ассызыклады. “Бу аеруча икътисад һәм мәдәният өлкәләренә кагыла. Әмма бу үсеш Татарстанның эчендә генә түгел, ә республикадан читтә яшәүче татарлары белән бергә чәчәк атарга тиеш дип уйлыйм”, – диде ул.

Очрашуны йомгаклап, Рөстәм Миңнеханов актив милләттәшләребезгә медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Милләтләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән «Кыргызстан Республикасының «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге Аксакаллар шурасы рәисе Ильяс Давыдов бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте Кыргызстан Республикасының «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге әгъзалары: Рим Камалов, Линар Мансуров, Милана Сәйдәева, Нурия Шәрәфетдинова һәм «Ак Барс» татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе Хәсән Хуҗнәхмәтовка белдерелде.

  • Бүген Кыргызстанда 55 меңгә якын милләттәшебез гомер итә, шуларның 16 меңгә якыны Бишкек шәһәрендә. Татарстанда 2010 елдагы халык санын алу буенча 1156 кыргыз яши.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*