tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казаннан Айсылу Лотфуллина «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» конкурсында җиңде
Казаннан Айсылу Лотфуллина «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» конкурсында җиңде

Казаннан Айсылу Лотфуллина «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» конкурсында җиңде

Айсылу Лотфуллина «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2023» конкурсында тәрбиячеләр арасында абсолют җиңүче булды. Педагог Казанда 41 нче мәктәптә мәктәпкәчә төркемнәрдә укыта.

Шулай ук 13 нче гимназия хезмәткәре Алинә Шәгәрәева конкурс нәтиҗәләре буенча Россиянең иң яхшы биш педагогы исемлегенә керде.Конкурс Карачай-Черкесиядә узды.

Быел иң яхшы исем өчен 104 кеше көрәште: 72 укытучы һәм 32 тәрбияче. Финалистлар презентация әзерләделәр, мастер-класслар һәм тәрбияләнүчеләр белән дәресләр үткәрделәр.

Исегезгә төшерәбез, Казанның 121 нче балалар бакчасы хезмәткәре Мария Тимофеева «Педагог-психолог» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының читтән торып этабыннан узды. Ул Татарстанны Мәскәүдә 1-5 нче октябрьдә узачак офлайн этапта тәкъдим итәчәк.

Чыганак: kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*