tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә чыгучы “Туган як” газетасына БТК принтер бүләк итте

Түбән Новгород өлкәсендә чыгучы “Туган як” газетасына БТК принтер бүләк итте

Түбән Новгород өлкәсендә чыгучы “Туган як” газетасы редакциясенә Бөтендөнья татар конгрессы А3 форматындагы төсле принтер бүләк итте. “Туган як” газетасы – күп еллар дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы белән иң актив хезмәттәшлек алып барган басма. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Түбән Новгород өлкәсенең Сергач җирлегендә эш сәфәре белән барып, редакция эшчәнлеге белән танышкач, принтер бирү хакында күрсәтмә биргән иде.

Бүләкне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.

– Сезнең газета битләрендә Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге даими рәвештә яктыртыла. Алга таба да хәбәрләрне оператив рәвештә бастырып, Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татарларга җиткерү өчен заманча А3 форматлы принтер белән тәэмин итәргә карар кылынды. Бүген сезгә аны чын күңелдән тапшырабыз. Һәрвакыт татар дөньясы өчен хәерле, бәрәкәтле эшчәнлек алып барырга язсын!, – диде ул.

Бүләкне “Туган як” газетасы баш мөхәррире Олег Әндерҗанов кабул итеп алды.

– Шундый матур уртак хезмәттәшлек өчен рәхмәт сезгә! Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевка, Бөтендөнья татар конгрессына бик зур рәхмәт! Без барыбыз да милләтебез өчен эшлибез, – диде ул.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*