tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Туган Батыр һәм Хакыйкать Кылычы» дигән яңа китап тәкъдим ителә
Казанда «Туган Батыр һәм Хакыйкать Кылычы» дигән яңа китап тәкъдим ителә

Казанда «Туган Батыр һәм Хакыйкать Кылычы» дигән яңа китап тәкъдим ителә

26 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә (Казан, Пушкин урамы, 86) милли геройга багышланган «Туган Батыр һәм Хакыйкать Кылычы» дигән яңа китапны тәкъдим итү кичәсе узачак.

Биредә Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең Туган Батыр турындагы икенче китабы һәм проектка нигез салучы Радик Абдрахманов белән очрашу була.

Кунаклар игътибарына «Туган батыр» биюе һәм проектның гимны да тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, «Туган Батыр» күп серияле анимацион фильмы тизерының презентациясе дә була, ул 2024 елда федераль телеканалларда күрсәтелер дип көтелә.

Кичәгә кунак буларак иҗат һәм мәдәният эшлеклеләре, блогерлар, артистлар һәм музыкантлар чакырылган. Катнашу өчен сылтамага кереп теркәлергә кирәк.

Әлеге проектның авторы Радик Абдрахманов белән әңгәмә «Гаилә һәм мәктәп» журналының июль ае санында басылып чыккан иде.

Чыганак: magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*