tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның «Гаилә» мәчетендә балалар өчен кышкы лагерь эшли башлый
Казанның «Гаилә» мәчетендә балалар  өчен кышкы лагерь эшли башлый

Казанның «Гаилә» мәчетендә балалар өчен кышкы лагерь эшли башлый

Казанның «Гаилә» мәчетендә кышкы балалар лагеры эшли башлый.

Яңа ел каникуллары чорында 40 бала ислам нигезләрен һәм йолаларын үзләштерәчәк, шулай ук алар өчен Коръәнне өйрәнү дәресләре оештырылачак. «Сәләт» яшьләр үзәге вәкилләре мәктәп укучылары өчен мастер-класслар үткәрәчәк.

«Без балалар белән эшләүгә җитди игътибар бирәбез. Мөселман кешесе көндәшлеккә сәләтле, дөньяга карашы киң булырга тиеш. Шунлыктан аларга белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте зур», – дип искәртте «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Ул мөселман балалар лагерьларының мәчетләрдә җәйге, көзге һәм язгы каникулларда оештырылуын билгеләп үтте.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*