tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның Галиев мәчетендә Мәүлид кичәсе узачак
Казанның Галиев мәчетендә Мәүлид кичәсе узачак

Казанның Галиев мәчетендә Мәүлид кичәсе узачак

2023нче елның 15нче сентябрендә, кояш баю белән, мөселман календарендә иң күркәм айларның берсе – мөбарәк Мәүлид ән-Нәби аена кердек. Ул Аллаһның соңгы Илчесе, безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ай булу белән истәлекле. “Мәүлид” сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә “туу” дигәнне аңлата, ә “Мәүлид ән-Нәби” – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ дөньяга килүе. Мәүлидне Рабигыль-әүвәл ае дәвамында үткәрү гадәткә кергән, быел ул милади календарь буенча 15нче октябрьдә төгәлләнә. Бу уңайдан Татарстан мәчетләрендә Мәүлид кичәләре узачак – мәҗлесләрдә салаватлар, ягъни Пәйгамбәребезгә ﷺ мактаулар әйтеләчәк, аның тормыш юлы, күркәм сыйфатлары, пәйгамбәрлек юлы турында вәгазьләр сөйләнәчәк…

26нчы сентябрь көнне кояш баегач, Рабигыль-әүвәл аеның 12нче көнен каршы алып, Казан шәһәренең тарихи Галиев мәчетендә ахшам намазыннан соң Мәүлид ән-Нәби кичәсе үткәреләчәк. Бәйрәмгә Казан имамнары, мөфтият һәм аның карамагында эшләүче оешма җитәкчеләре, мөселман уку йортлары шәкертләре җыелачак. Кичәгә җыелган кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләячәк.

Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең күркәм бизәге булып татар мәкаме белән мәшһүр “Мәүлид” касыйдәсен уку торачак. Аны Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзев, Марат Галимов һәм аларның иҗат төркеме башкарачак. Касыйдә госманлы Әүлия Чәләбидән алынган һәм Җәлил хәзрәт Фазлыев тарафыннан эшкәртелгән. Ул узган елны беренче тапкыр Галиев мәчетендә узган Мәүлид кичәсендә яңгыраган иде. Моннан тыш, мәҗлеснең яңалыгы булып Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ нәселеннән булган Сәиддауд Сөенов башкаруында нәшидләр һәм мөнәҗәтләр торачак.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*