tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның Иске Татар бистәсендә төрки кино классикасын күрсәтәчәкләр
Казанның Иске Татар бистәсендә төрки кино классикасын күрсәтәчәкләр

Казанның Иске Татар бистәсендә төрки кино классикасын күрсәтәчәкләр

Казанда 21-23 июнь көннәрендә Төрки кино фестивале узачак. Аның кысаларында Иске Татар бистәсендә ачык һавада төрки телле илләр кинематографиясенең классикасы күрсәтеләчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова әйтте.

“Татаркино”ның төрки кино фестивале бар. Ул быел 21-23 июнь көннәрендә “Мир” кинотеатрында һәм Иске Татар бистәсендә дә узачак. Кино күрсәтү көне шимбәгә, 22 июньгә, туры килә”, – дип аңлатты спикер.

Тамашачыларга “Казахфильм”, “Кыргызфильм”, “Үзбәкфильм” һәм “Таҗикфильм” киностудияләре төшергән фильмнар тәкъдим ителәчәк.

“Алар шулкадәр күп классика төшергән. Алар хәзер икенче сулыш ала һәм безнең фестивальдә кабатлана”, – диде Миләүшә Айтуганова.

Марат Ишкильдин

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*