tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Туганлык” фестивале: Театрлар очышта булсын!
Уфада “Туганлык” фестивале: Театрлар очышта булсын!

Уфада “Туганлык” фестивале: Театрлар очышта булсын!

Уфада төрки телле театрларның “Туганлык” VII Халыкара  фестивале үтте. Республикага Татарстан, Тыва, Кырым, Хакасия, Алтайдан һәм Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Гагауз республикаларыннан, Төркиядән әйдәүче театр коллективлары җыелды. Бер атна дәвамында Уфа сәхнәләрендә 13 спектакль күрсәтелде.

Җиңүчеләрне билгеләр алдыннан фестивальне оештыручылар “Россия” медиаүзәгендә журналистлар белән очрашты һәм туры эфирда фикер алышты, нәтиҗәләр ясады.
Быелгы фестивальнең президенты Рифкать Исрафилов чараның югары дәрәҗәдә үтүен билгеләде. Экспертлар советы әгъзасы, Татарстанның Камал исе­мендәге театрының әдәби-драма бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов театрны җәмгыятьнең көзгесе дип атады, спектакльләрне бәяләгәндә моны күз уңында тотып эшләүләрен әйтте.

Экспертлар советы рәисе, Русиянең халык артисты Борис Морозов әйтүенчә, театрның төрле һәм күпкырлы булырга хокукы бар. “Туганлык – бертөрлелек дигән сүз түгел. Фестивальгә килгән театрлар төрле, ләкин алар тугандаш, — диде Борис Афанасьевич. – Театр – тере организм. Аның очышларга хакы бар. Һәм, киресенчә…”

Белгечләр “Туганлык” фестиваленең әһәмияте зурлыгын һәм киләчәктә дә аның, һичшиксез, яшәргә тиешлеген билгеләде. Сөйләшүдән аңлашылуынча, фестивальдә тәҗрибәле йолдызлар да сокландырган, яшь, хезмәт юлын башлаучы артистлар, режиссерлар арасында да гаҗәпләндерүчеләр, матур уңышлар күрсәтүчеләр булган.
Фестивальнең художество җитәкчесе Олег Ханов чараның тиешле дәрәҗәдә оештырылуын әйтте һәм хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде.

Кич Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында “Туганлык” фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.

Стәрлетамак дәүләт театраль-концерт берләшмәсенең Башкорт драма театры Мостай Кәрим повесте буенча куйган “Өч таган” спектакле (режиссеры — Антон Федоров) төп призга лаек булды – “Иң яхшы спектакль” дип табылды. Җиңүчеләргә бүләкләрне республика Хөкүмәте премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова тапшырды.

“Өч таган” “Иң яхшы сценография” призына да лаек булды.
Фестиваль президенты Рифкать Исрафиловның бүләге Александр Топанов исемендәге Хакасия милли драма театрының “Карт һәм диңгез” (“Старик и море”) спектаклендә Карт ролен башкарган Виктор Коковка тапшырылды.

“Иң яхшы режиссура” бүләген Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театрының “Тормышмы бу?” (Гаяз Исхакый) спектакле өчен Айдар Щаббаров яулады. Бу спектакль “Иң яхшы ир-егет роле” номинациясендә дә билгеләнде – Искәндәр Хәйруллин Хәлим роле өчен бүләкләнде.

“СССРның халык артисты Гөлли Мөбәрәкова исемендәге иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә “Зөләйха күзләрен ача” (авторы – Гүзәл Яхина, Ярослава Пулинович инсценировкасы) спектаклендә Зөләйха ролен башкарган Башкорт дәүләт академия драма театры актрисасы Илгизә Гыйльманова җиңүче дип табылды. “Икенче пландагы иң яхшы ир-егет роле” бүләге дә бу спектакльдә уйнаучы Артур Кунакбаевка тапшырылды.

“Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” бүләгенә “Өч таган” спектаклендә Әби ролен башкаручы Ниса Бакирова лаек булды.

“Иң яхшы музыкаль спектакль” исеменә  Тыва Рес­публикасының Виктор Кок-оола исемендәге Милли музыкаль-драма театрының “Чадаган” спектакле лаек дип табылды.
“Спектакльнең иң яхшы хореографиясе” номина­ция­сендә Ш. Хөсәенов исемендәге Акмола өлкә казах музыкаль-драма театрының “Ромео һәм Джульетта” спектакле җиңде.

“Яңа сәхнә җирлеген һәм тамашачы белән коммуникация ысулларын үзләштергән өчен” махсус бүләге белән “Лимбо” иммерсив спектакле өчен Азәрбайҗан Бәйсез театры бүләкләнде.

“Театр теленең үзенчәлеге өчен” махсус приз Алтай Республикасының Павел Кучияк исемендәге Милли драма театры бүләкләнде. “Психологик традицияләр өчен” махсус бүләк Бакын Кыдыкәева исемендәге Кыргыз дәүләт яшь тамашачы театрына тапшырылды.

“Театраль эксцентрика осталыгы өчен” Дионис Танасоглу исемендәге Гагауз Милли театрының актеры Михаил Константинов бүләкләнде.

Башкортстан театраль эшлеклеләре берлегенең махсус бүләге белән “Зөләйха күзләрен ача” спектаклендә Упыриха ролен башкаручы Тәнзилә Хисамова бүләк­ләнде.
Республиканың мәдәният министры Әминә Шә­фыйкова Кырым-татар дәүләт академия музыкаль-драма театрына һәм Төркиянең Хәсән Акар BOSTANCI ART продюсерлык компаниясенә министрлыкның махсус бүләкләрен тапшырды.

“Театраль сәнгатькә өлеш керткән өчен” махсус приз белән сәнгать белеме фәннәре кандидаты, профессор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русия югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, театр белгече Суфия Кусимова бүләкләнде.
Фестиваль чарада катнашкан артистларның этно-концерты белән тәмамланды.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*