tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урмайда “Зикер, фикер, шөкер “Арт мәдхия” фестивале узды (Фоторепортаж)
Урмайда “Зикер, фикер, шөкер “Арт мәдхия” фестивале узды (Фоторепортаж)

Урмайда “Зикер, фикер, шөкер “Арт мәдхия” фестивале узды (Фоторепортаж)

Урмайда Рамазан аена банышланган “Зикер, фикер, шөкер “Арт мәдхия” фестиваль -мәҗлес күңелләребезгә бик хуш килде. Республиканың Урмай, Шыгырдан, Тукай, Бикшек, Әлибаш, Озын куак, Комсомольское, Чичкан авылларыннан, Шөмерле, Чабаксар, Казан шәһәрләреннән һәм Төркия кунагы катнашында мөнәҗәт, нәшидләр әйтелде. Өйдәге сыман, татар мәҗлесе рухында, корбан ашлары, пылау белән, милли ризыклар : кыстыбый, күп төрле пироглар, белен-коймаклар күп төрле сый-хөрмәт белән үтте.Чәйдә үзебезчә, җимеш, лимон мәтрүшкә, мята үләннәре белән булды. Мәҗлесне уздырырга булышучыларга Алланың рәхмәте яусын, Аллаһ разый булсын, аларга тагында күп өстәп бирсен, саулыклы гомерләрен бирсен!

Әлеге фестивальнең максаты:
– мәдәни төбәкара мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ныгыту;
– мөселманнарның иң яхшы традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу;
– яшь мөселман буынында сәнгать иҗатын популярлаштыру һәм үстерү;
– талантлы, үзенчәлекле коллективларның сәнгать потенциалын эзләү һәм гамәлгә ашыру.
Фестивальне оештыручылар:
– Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы;
– Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте;
– Чувашия Республикасы Комсомол районы Урмай авыл җирлеге;
– Чувашия Республикасы Комсомол районы Урмай мәдәният йортының этнографик үзәге.

Фәрит Гыйбатдинов 

Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*