tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апас районы авыллары имамнарына халык йолаларын торгызу бурычы куелды
Апас районы авыллары имамнарына халык йолаларын торгызу бурычы куелды

Апас районы авыллары имамнарына халык йолаларын торгызу бурычы куелды

Иске Йомралының капиталь ремонттан соң янә ишекләрен ачкан Мәдәният йортына авыл мәчетләре имамнарын кунакка дәштеләр.
Аның якты, киң сәхнәсендә яңа нигезгә, яңа йортка Корьән уку йоласы башкарылды. Соңыннан имамнар иске нигездә 15 ел элек төзелгән авыл мәчетенә килде. Биредә бик мул сыйлы табын артында кунак булгач, мәчеттә намаз укыдылар. Июнь ахырында шундый ук чара Акхуҗа авылы мәхәлләсендә уздырылачак дип килештеләр. Район мөхтәсибе катгый итеп, барлык авыл имамнарын да мондый эшлекле танышу, халык йолаларын торгызу, тәҗрибә уртаклашу чараларында даими катнашырга өндәде.
Бу чарада шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мигазиев та катнашты һәм чыгыш ясады.

apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*