tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КДМУда икенче тапкыр “Татарча диктант” язачаклар
КДМУда икенче тапкыр “Татарча диктант” язачаклар

КДМУда икенче тапкыр “Татарча диктант” язачаклар

27 октябрь көнне Казан дәүләт медицина университетының рус һәм татар телләре кафедрасы аудиториясендә “Татарча диктант” язачаклар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә диктант текстын укыячак табиб, Казан шәһәре Ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухина хәбәр итә.

  • Быел диктант язу өчен ике язучының әсәре сайланган. “Гаяз Исхакыйның – “Көз”, Абдулла Алишның “Нечкәбил” әсәрләреннән өзек диктант тексты буларак языла.

Әлеге чара университетта быел икенче тапкыр уза. Татарстанның атказанган табибы Равия Мухина әйтүенчә, КДМУ икенче тапкыр аны диктант текстын әйттереп яздырыр өчен чакырган. Әңгәмәдәш чарага тел галимнәрен дә чакырып, җырлы-шигъри чара итеп үткәрергә ниятләвен әйтте.

  • Былтыр Казан дәүләт медицина университетында диктантны 44 кеше язган иде. Оештыручысы – КДМУның рус теле укытучысы Ләйсән Йосыпова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә чарада төрле курс студентлары, мәктәп укучылары, татар теле укытучылары, китапханәчеләр катнашуын әйткән иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/24/173959/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*