tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кече Әтрәчтә дини очрашу
Кече Әтрәчтә дини очрашу

Кече Әтрәчтә дини очрашу

Сайдә абыстай  бик эчтәлекле вәгазь сөйләде. Бүген Тәтеш районы Кече Әтрәч авылы мәдәният йортында Тәтеш районында эшләүче иҗтимагый һәм дини оешмаларның кинәйтелгән утырышы булды. Анын эшендә тирә-күрше районнардан, Ульяновск өлкәсеннән, Чувашиядән дә вәкилләр катнашты.

Район мохтәсибе, Татарстанның  көньяк көнбатыш районнары казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов мәҗлестә катнашучыларны Мәүлет аенын тарихы, аның мәгьнәсе белән таныштырды.

Еллык эшләргә нәтиҗәләр ясау,  киләсе елга планнар кабул итү җыенында Татарстан мөселман хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Наилә хаҗия Җиһаншина, дин белгече, остабикә Сайдә хаҗия Аппакова, районнын «Ак калфак»оешмасы рәисе Рима Сафиулловалар катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Сайдә абыстай  бик эчтәлекле вәгазь сөйләде, мәҗлестә утыручыларның күп санлы сорауларына җавап бирде.

 Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*