tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кече Ватанына мәхәббәт җырлаучы Нурислам Айбулатов
Кече Ватанына мәхәббәт җырлаучы Нурислам Айбулатов

Кече Ватанына мәхәббәт җырлаучы Нурислам Айбулатов

Чиләбе өлкә татар Конгрессы Чибәркүлдә яшәп иҗат итүче Айбулатов Нурислам Минһаҗ улында кунакта булды.

Нурислам Минһаҗ улы 1942 елның 6 гыйнварында (чынлыгында, 1941 елның 29 декабрьендә) Ишем авылында туа. Алты сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казан шәһәрендә укуын дәвам итә. Мәктәпне тәмамлагач, туган авылына кайта, колхозда төрле эшләрдә эшче булып эшли.

1959 елда Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына агроном белгечлеге буенча укырга керә. Техникумны тәмамлаганнан соң, Чиләбе өлкәсенә китә, анда лаеклы ялга чыкканчы агроном булып эшли.

Нурислам абыйның шигырьләре төрле газета һәм журнал битләрендә күп тапкырлар бастырыла. Нәшер ителгән китаплары шактый.

Аның барлык иҗаты-поэзия һәм прозасы кече Ватанга мәхәббәт белән сугарылган. Һәр шигыре матурлык, наз белән тулы! Аларда шагыйрьнең уй-фикерләре генә түгел, асылы ачык. Нурислам абый үтә тыйнак, зирәк, якты, киң күңелле, зур йөрәкле шәхес.

Чын күңелдән Нурислам Минһаҗ улын Яңа ел белән котлыйбыз! Тагын да күп-күп иҗат җимешләре, илһам телибез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*