tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кемерово балалар рухына багышланган шигьри юллар
Кемерово балалар рухына багышланган шигьри юллар

Кемерово балалар рухына багышланган шигьри юллар

Утта яна газиз бала!
Бөтен тәнгә ут каба.
Өзгәләнә, үрсәләнә,
Чыгарга юлы кая?
Күлмәгенә ут кабынды!
Коткар! Диеп ялынды!
Бар халык җыйналышып,
Карап торып яндырды!
Анда чаба, монда чаба,
Төтен исе будыра.
Ел саен шундый фаҗига,
Җәмәгать, бу туйдыра!
“Кышкы чия” – бозлы чия!
Ашасаң салкын тия.
Шул балаларны уйлап,
Йөрәкләр бигрәк көя!
Бездә үлгәч тотыналар,
Гаеплене эзләргә,
И, тегелэй, и, болай..
Сүз куерталар шулай!
Бу фаҗиганы куреп,
Йөрәкләр шундый кайный!
Байлык өчен көрәшкәннәр,
Белмим, кайчан сон айный?
Битарафлык, комсызлыкмы?
Эш үткән сон… Их! Ух! киләбез.
Бер – ике ай, ах! Ух! киләбездә,
Тагын шулай дәвам итәбез.
ГӘYХӘРИЯ ВӘЛИУЛЛИНА – ЗАРИПОВА.
Кече Елга авылы 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*