tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кемерово өлкәсендә татар халкы һәм ислам дине белән бәйле мөһим вакыйгалар уза
Кемерово өлкәсендә татар халкы һәм ислам дине белән бәйле мөһим вакыйгалар уза

Кемерово өлкәсендә татар халкы һәм ислам дине белән бәйле мөһим вакыйгалар уза

26-28нче июнь көннәрендә Кемерово өлкәсендә татар халкы һәм ислам дине белән бәйле мөһим вакыйгалар уза. Аларда мәртәбәле кунаклар буовп Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимовның катнаша. Бүген алар, “Себер өчен Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуның тарихи әһәмияте” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә эшли. Фәнни җыен Кемерово дәүләт университетында ачылды. Конференциянең “Хәзерге этапта Себер төбәкләрендә ислам үсешенең актуаль мәсьәләләре” дип исемләнгән секция утырышында Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, Мәскәү мөфтие, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин, Луганск Халык Республикасы мөфтие Мөхәммәд хәзрәт Гамбаров, Иркутск өлкәсе мөфтие Фәрит Мингалиев һ.б. чыгыш ясады.

Барлык катнашучыларны кайнар сәламләп, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашучыларны татар халкында ислам тарихы һәм  Татарстан Республикасы Диния Нәзарәтенең төрле өлкәләрдәге тәҗрибәсе белән таныштырды. Хәзрәт үзенең чыгышында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү илебезнең һәрбер мөселман кешесе өчен мөһим булуына тукталды, чөнки “922 ел вакыйгасы Ислам дине хәзерге Россия җирлегендә кабул ителгән беренче дин булуны күрсәтә”, диде ул. Аннары мөфти Россия мөселманнарының ислам дөньясына керткән өлеше белән таныштырды: 1803 елда Казанда мөселманнар тарафыннан беренче басма Коръәнне әзерләп бастыру, фәтва китаплары нәшер ителү һ.б. Ул Россия җирлегендә мөселман дин галимнәренең исемнәрен кайтару, Себер җирлегендә яшәгән галимнәр һәм аларның мирасын өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклап үтте.

Иртәгә Кемерово өлкәсе Хөкүмәте бинасында конференциянең пленар утырышы узачак. Аны Татарстан мөфтинең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин алып барачак. Камил хәзрәтнең “Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүгә 1100-еллыкны билгеләп үтүнең исламның алдагы үсеше өчен әһәмияте” темасына чыгыш ясавы көтелә. Конференцияне Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән Россия мөселманнарының Дини җыены, Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, Кемерово өлкәсе – Кузбасс хакимияте, Кемерово дәүләт университеты оештыра.

Татарстан мөселманнары башлыгының Кемерово өлкәсенә эшлекле сәфәре кичә милли-мәдәни программа белән башланып киткән иде. Ул Новокузнецкида узган халыкара Шахтерлар Сабан туеның шәрәфле кунагы булды. Сабан туена килгән мәртәбәле кунаклар арасында шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, Мәскәү мөфтие, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов, Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие, “Кемерово өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе” идарәсе рәисе Таһир хәзрәт Бикчәнтәев һ.б. бар иде. Быел икенче тапкыр узган бәйрәм шулай ук бай программа белән аерылып торды, ул Россия халыкларының милли мирасы Еллыгы һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*