tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кемерово шәһәрендә Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты байрагын тапшыру тантанасы узды
Кемерово шәһәрендә Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты байрагын тапшыру тантанасы узды

Кемерово шәһәрендә Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты байрагын тапшыру тантанасы узды

3 ноябрь – Кузбасс өчен мөһим көннәрнең берсе булып тора. Чөнки бу дата өч истәлекле вакыйганы – Себер геройларына багышланган мемориаль комплексны, Россия Студентлар отрядлары слетын һәм Кузбасс-аренаны ачу тантаналарын берләштерә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кемерово шәһәренә эшлекле сәфәре вакытында “Россия-геройлар Ватаны ” диеп исемләнгән хәрби-патриотик концертта катнашты.

Биредә шулай ук Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты байрагын тапшыру тантанасы узды. Байрак – ул студотрядлар бердәмлеген, гореф-гадәтләрне һәм хезмәт батырлыгын гәүдәләндерүче символ. Бүген әлеге байрак Татарстан Республикасына тапшырылды. Киләсе 2023 елда ул Бөтенроссия студентлар отрядлары слетының меңләгән иң яхшы вәкилләрен кабул итәчәк.

Кемерово өлкәсе Хөкүмәте рәисе  Илья Середюк байракны тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка тапшырды.

Слетта Россиянең һәм Беларусь Республикасының 76 төбәгеннән 1500дән артык кеше катнашты. Әлеге чара Студентлар отрядлары вәкилләре өчен ел саен үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*