Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Кемерово шәһәрендә Кузбасста узачак Халыкара шахтерлар Сабан туен уздыруга бәйле эшлекле төркем җыелышы үтте
Кемерово шәһәрендә Кузбасста узачак Халыкара шахтерлар Сабан туен уздыруга бәйле эшлекле төркем җыелышы үтте

Кемерово шәһәрендә Кузбасста узачак Халыкара шахтерлар Сабан туен уздыруга бәйле эшлекле төркем җыелышы үтте

Эшлекле төркем бәйрәм узачак мәйданнар белән танышты. Сабан туе узачак төп мәйданчык – шәһәрнең Томь елгасы яр буенда урнашкан, 50 мең кеше сыйдырышлы Мәскәү мәйданы. Татарстан сәнгать әһелләре концертын исә Б.Т.Штоколов исемендәге Кузбасс филармониясендә, ат чабышларын –  Кемерово өлкәсенең Крапивинский муниципаль округы Кабаново авылында уздыру планлаштырыла.

Объектлар белән танышып чыккач, Кемерово өлкәсе Хөкүмәт рәисе урынбасары Сергей Алексеев Кемерово өлкәсе Мәдәният һәм милли сәясәт департаменты башлыгы урынбасары  Татьяна Тихонова катнашында әлеге чараны оештыруга бәйле мәсьәләләргә караган эшлекле төркем киңәшмәсе булып узды. Татарстан Республикасыннан утырышта ТР Мәдәният министрлыгының Үзара элемтә, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Виктория Даутова, Бөтендөнья татар конгрессының Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитетының баш референты Азат Садриев, Лениногорск районы башкарма комитеты  җитәкчесе Зөлфия Михайлова һәм башкалар катнашты.

Эшче төркем утырышында шулай ук Кемерово өлкәсе ТТМММ рәисе, Кемерово мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Таһир хәзрәт Бикчәнтәев тә катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*