tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кемерово шәһәрендә Себер геройларына багышланган мемориаль комплекс ачу тантанасы узды
Кемерово шәһәрендә Себер геройларына багышланган мемориаль комплекс ачу тантанасы узды

Кемерово шәһәрендә Себер геройларына багышланган мемориаль комплекс ачу тантанасы узды

Бүген, 3 ноябрьдә, Кемерово шәһәрендә Себер геройларына багышланган мемориаль комплекс ачу тантанасы узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Кузбасста һәйкәлнең күчермәсен ясау авторлык хокукларының законлы иясе – скульпторның оныгы белән килешенгән. Мемориаль комплекс проекты  Кузбас архитекторлары төркеме тарафыннан  хәрби рәссамнар студиясе белгечләре белән берлектә эшләнгән.

Һәйкәлгә алып баручы аллея буенда Себер хәрби оешмалары, тылда эшләгән хәрби госпитальләр һәм заводлар исемнәре язылган пилоннар урнаштырылган. Аларга шулай ук  Россия Федерациясе Герое, Дан ордены кавалеры, Советлар Союзы герое исеменә лаек булган 1917 герой-себерлеләрнең исемнәре чокып ясалган. Мемориал каршындагы территория Кузбассның әһәмиятле патриотик чаралар уздыру урыны булыр диеп көтелә.

Искәртеп узабыз, Притомский проспектында барлыкка килгән мемориаль комплекс Бөек Ватан сугышы елларында батырлык күрсәткән Себерлеләрнең сугышта күрсәткән батырлыкларына багышланган. Әлеге исемлеккә кергән, Тисул районында туып-үскән Николай Масалов сугыш тәмамланырга берничә көн кала дошман пулемет уты астыннан өч яшьлек немец кызын алып чыккан. Ул Сталинград, Курск сугышларында, Одессаны азат итүдә, Висло-Одер операциясендә катнашкан. Масаловның батырлыгы истәлегенә Берлин Трепт-паркында “Азатлык өчен көрәшүче” һәйкәле куела, ә бүген исә аның төгәл күчермәсе Кузбасста да пәйда булды.

Кемеровода Кузбасс халкының сугышта күрсәткән батырлыгын мәңгеләштерү карары Германия хөкүмәте Николай Масловны Берлинның Мактаулы гражданины исеменнән мәхрүм иткәннән соң кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*