tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУда Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган фәнни конференция була
КФУда Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган фәнни конференция була

КФУда Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган фәнни конференция була

11 мартта 10.00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар әдәбияты классигы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгына багышланган «Галимҗан Ибраһимов: язучы, тәнкыйтьче, методист, җәмәгать эшлеклесе» дип исемләнгән яшь галимнәрнең Халыкара фәнни-гамәли конференциясе була.

Конференциядә мәдәниятара багланышлар контекстында Галимҗан Ибраһимовның гыйльми эшчәнлеге, әдәби иҗаты; галимнең әдәбият гыйлеме өлкәсендәге эшчәнлеге һәм хәзерге әдәбият гыйлеме; мөгаллимнең педагогика өлкәсендәге эшчәнлеге һәм тел, әдәбият укыту методикасының бүгенгесе кебек юнәлешләр эшләячәк. Конференция кысаларында «Яшь тюрколог мәктәбе» үткәрелә.

Конференция эшендә аспирантлар, югары уку йортлары студентлары, көллиятләр һәм урта белем бирү оешмалары укучылары катнаша.

Конференцияне институтның татар әдәбияты кафедрасы оештыра. Үткәрелү урыны — 105 аудитория.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*