tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә «Татарларда кунакта» күргәзмәсе ачыла
Мәскәүдә «Татарларда кунакта» күргәзмәсе ачыла

Мәскәүдә «Татарларда кунакта» күргәзмәсе ачыла

Россиянең хәзерге заман тарихы дәүләт музее «Татарларда кунакта» популяр күргәзмә проекты эстафетасын кабул итте. Күргәзмә илнең тугыз төбәгендә үткәрелгән.

Мәскәүдә ул 2022 елның 10 мартыннан 10 апреленә кадәр тәкъдим ителәчәк. Бу күргәзмә — татар халкының милли мәдәнияте энциклопедиясе. Анда татарларның көнкүреше, бәйрәмнәре, күп гасырлык гореф-гадәтләре, йолалары турында күрсәтеп һәм мавыктыргыч итеп сөйләнелә.

Үзәктә — XIX гасыр азагы – XX гасыр башындагы 118 музей экспозициясеннән торган зур этнографик коллекция. Алар арасында хатын-кызлар киемнәре, көнкүрештә кулланылган әсбаплар, кием-салым элементлары, хезмәт кораллары, савыт-саба, мебель һәм музыка кораллары бар. Зәркән бизәнү әйберләреннән чәч толымын каплый торган сырмалар, иңбаш каешлары, алкалар, беләзекләр урын алган.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*