tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган очрашу булды
Ульяновск өлкәсендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган очрашу булды

Ульяновск өлкәсендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган очрашу булды

Ульяновск өлкәсенең «Ак калфак» оешмасы активитслары Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 17нче милли китапханәдә очрашу үткәрде.

«Асыл затлар — гүзәл асылташлар» исеме астында узучы кичәдә оешманың район бүлекчәләре җитәкчеләре, сәхнә йолдызлары, иҗат әһелләре, мөгаллимәләр катнашты. «Ак калфак» рәисе Кәримә Алиуллина башкарган эшләр хакында сөйләде һәм 2022 елга эш планы белән таныштырды.

Кичәдә танылган сәхнә осталары Алсу Туктарова, Алсу Альметова, Зөлфия Мусеева яраткан җырларын башкарды. Яшь шагыйрә Динә Сафина шигырьләрен укыды. Китапханә хезмәткәре Гөлфия Сәмиуллина кызыклы конкурслар оештырып, гүзәл затларның осталыкларын сынап карады.

Ульяновская татарская газета “Өмет”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*