tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУның татар бүлеге юнәлешенә укырга керү өчен гаризалар кабул итү көне билгеле
КФУның татар бүлеге юнәлешенә укырга керү өчен гаризалар кабул итү көне билгеле

КФУның татар бүлеге юнәлешенә укырга керү өчен гаризалар кабул итү көне билгеле

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенә укырга керүчеләр өчен гаризалар кабул итү көне билгеле булды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты хезмәткәре хәбәр итте.

“Абитуриентларның документларын кабул итү 20 июньнән башлана. Документларны иртәнге тугыздан кичке бишкә кадәр УНИКС бинасында тапшырырга мөмкин”, – диде ул.

“2019-2020 уку елына филология юнәлешенә татар теле, әдәбияты һәм журналистика буенча абитуриентлар кабул итәбез. Монда уку – дүрт ел. Шулай ук педагогик кадрларны да кабул итәчәкбез, уку биш ел тәшкил итәчәк ”, – диде институт хезмәткәре.

Искәртеп үтик, югары мәктәп деканы Рамил Мирзаһитов Татарстанның милли белем бирү системасына педагогик кадрлар әзерләү буенча 2019 елның яңа уку елына Татарстан бюджетыннан 150 бюджет урыны бүленеп бирелүе турында әйткән иде.

“2019 елның җәенә көндезге уку бүлегенә дүрт юнәлешкә белгечләр алырга телибез, барлыгы 150 студент кабул ителәчәк. Болар: математика һәм информатика, математика һәм физика, биология һәм химия, инглиз теле һәм икенче чит тел (төрек теле). Татарстан Республикасы һәрберсенә 25 бюджет урыны бүлеп бирә”, – диде декан.

  • Моннан тыш, читтән торып уку бүлегенә Татарстан бюджеты хисабына мәктәпкәчә яшьтәге тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары белгечлекләренә 50 кеше алыначак. Көндезге бүлектәге укучыларга Татарстан Республикасы бүлеп биргән финанслардан һәр ай саен 15 мең стипендия түләнәчәк.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*