tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләсе ел Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлек эшләре башланды
Киләсе ел Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлек эшләре башланды

Киләсе ел Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлек эшләре башланды

Бүген, 10 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Ырынбур өлкәсе татар эшмәкәрләре берлеге рәисе Әнвәр Искәндәровне кабул итте.

Очрашу вакытында Әнвәр әфәнде 2015 елда Ырынбур өлкәсенең Татар Каргалысы авылында үтәчәк Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлек эшләре барышы турында сөйләде.

Снимок10сент14 2Оештыру комитеты эшен губернатор вазыйфаларын вакытлыча үтәүче Юрий Александрович Берг үз шәхси күзәтүе астында тота икән. Татар Каргалысы бәйрәмне яңарып, матураеп каршы алырга җыена. Биредә яңа мәктәп бинасы төзеләчәк. Аның 40 миллион рубльгә төзелгән сметасы инде әзер. Төзүчеләр мәктәп бинасын 3 айда файдалануга тапшырырга вәгъдә итә. Хәзерге вакытта укучылар һәм укытучылар башка бинага күченеп укып торачаклар. Шулай ук юл, Сакмар елгасы аша яңа күпер төзелеше дә башланырга тора. Татар Каргалысында ачык һавада музей оештыру нияте дә бар. Ул элеккеге мәдрәсә тирәсендә тупланачак дип фаразлана. Шушы көздә авылда өченче мәчет төзелеп бетеп ачылачак. Әнвәр әфәнде әйтүенчә, җирле татар эшмәкәрләре берләшеп уку йорты бинасын торгызып киләләр. Теләкләре – бу Ислам динен тотучы балаларны укыта торган мәктәп булырга тиеш. Пенза якларына барып, Татарстанга килеп биредәге тәҗрибәне өйрәнеп, эш итмәкчеләр.

Ринат Закиров Ырынбур кунагына Бөтендөнья татар конгрессы җирле татар оешмаларына һәрвакыт теләктәш булуын белдерде. Татарстан хөкүмәте, татар конгрессы Бөтенроссия авыл Сабантуе оештыру эшләренә актив катнашачагына ышандырды. Декабрь башында БТК Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы кысаларында “Татарстанның эшлекле партнерлары” чарасында Ырынбурдагы татар эшмәкәрләрен катнашырга чакырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*