tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дип исемләнгән бәйрәм тантанасы узды
Киров өлкәсендә “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дип исемләнгән бәйрәм тантанасы узды

Киров өлкәсендә “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дип исемләнгән бәйрәм тантанасы узды

Киров өлкәсе, Яңа Йөрек авылы мәдәният йортында “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дип исемләнгән, укытучылар елына багышланган бәйрәм тантанасы булды. Ул һәрвакыттагыча дулкынландыргыч һәм шатлыклы шартларда узды. Тамашалар залына мөгаллимнәр, ветеран-укытучылар, кунаклар җыелган иде.

Укытучы хезмәтенең олы хөрмәткә лаек һөнәр булуы хакында элек-электән әйтелә. Бу чыннан да шулай. Чөнки алар вазифасына әле кулына каләм дә тота белмәгән яшь буынны тәрбияләп, шәхес итеп олы тормыш юлына чыгару вазифасы йөкләнгән. Алар балаларыбыз акыллы, сәламәт һәм тәрбияле үссеннәр өчен олы хезмәт куялар. Сез башкарган эшчәнлек олы хөрмәткә лаек!

Һәр тантананың иң күңелле мизгелләре – ул лаеклыларны бүләкләү. Бүген дә сәхнә түренә өч ветеран укытучы күтәрелде. Бәйрәм чарасында сәхнәдән бары тик җылы котлаулар, теләкләр генә яңгырады. Мөгаллимнәр хөрмәтенә коллегалары, укучылары тарафыннан бәйрәм теләкләре җыр-бию аша җиткерелде. Ә иң мөһиме залда һәм сәхнәдә хөкем сөргән җылы мохит булгандыр. Тантанадан бары да күтәренке күңел белән таралышты.

Бәйрәм узганнан соң да әле чылтыратып, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләр җиткерелде. Үз вакытлары белән санашмыйча, авыл халкының күңелен күргәннәре өчен олы рәхмәт аларга.

Ә инде шушы авылда яшәп, шушы укытучыларда белем алып, махсус килмәгәннәргә дә рәхмәт җиткерергә кирәк, чөнки клуб кеше белән шыгрым тулы иде, басып караучылар да булды.

Чыганак: “Дуслык” Киров өлкәсе атналык газеты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*