tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә “Уйнагыз гармуннар” фестиваль-бәйгесе үтте
Киров өлкәсендә “Уйнагыз гармуннар” фестиваль-бәйгесе үтте

Киров өлкәсендә “Уйнагыз гармуннар” фестиваль-бәйгесе үтте

11 февральдә Киров өлкәсе Сосновка шәһәренең “Судостроитель” мәдәният сараенда “Уйнагыз гармуннар” фестиваль-бәйгесе үтте. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Зөфәр Вәлиәхмәтов катнашты. Чараның төп оештыручылары – Киров өлкәсе татарларының мәдәни мәгърифәт ижтимагый оешмасы җитәкчесе Рауф Хәлим улы Фәсхетдинов , “Судостроитель” мәдәният йорты директоры Перминов Евгений Леонидович, Киров өлкәсе хөкүмәте, Нократ Аланы муниципаль район җитәкчесе Чернов Андрей Юрьевич, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.
Чарада 321 гармунчы, баянчы, биюче, жырчылар катнашты. Иң яшь катнашучыга 7 яшь, иң олы яшьтәге гармунчыга 80 яшь иде. Чараның кунагы җырчы, виртуоз тальянчы, Татарстанның (2007) һәм Башкортстанның (2011) халык артисты Фән Гафис улы Вәлиәхмәтов булды.
Фестивальнең төп максаты – милли гореф-гадәтләрне торгызу һәм татар мәдәниятен саклап калу, милли үзаң дәрәҗәсен күтәрү һәм киң җәмәгатьчелеккә милли мәдәниятне, телне, гореф-гадәтләрне саклап калу кирәклеген аңлату. Катнашучылар арасында Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Киров өлкәсе вәкилләре бар иде.
Бәйгедә барлык теләк белдерүчеләр катнаша алды. Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнде, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Гран-при иясе һәм иң көчле баянчы булып Алмаз Ибраһимов билгеләнде. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан аңа бүләк тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*