tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендәге Татар Кумбашында каз өмәсе
Киров өлкәсендәге Татар Кумбашында каз өмәсе

Киров өлкәсендәге Татар Кумбашында каз өмәсе

Октябрь, ноябрь айлары җитүгә авылларда мәшәкатьле дә, күңелле дә чаклар җитә. Бу елны көз бик матур килде. Кояш та эшсез утырмады, матур көннәрне бүләк итте. Авылларда казлар, мал-туарлар суюлар башланды. Авыл халкы уңган булса гына көн күрә ала.  Ул элек-электән үк күпләп каз, абзар тулы мал-туар асраган. Хәзер инде йорт казлары асрау тарихка гына кереп калды дисәң дә була, чөнки инкубаторлардан сатып алу ел буе каз асрауга караганда җайлырак. Ләкин, Аллага шөкер, ел да казларым оя тутырып биби чыгаралар. Аларга карап сөенеп туя алмыйм.

Мәдәният йортында эшли башлаганнан бирле ике хыялымны тормышка ашырасым килде. Шуның берсе – каз өмәсе үткәрү. Киров өлкәсендәге Татар Кумбашында эшкә оста хатын-кызларыбыз бик күп. Бу елның көзендә янәшәбездә яшәүче дусларымны, туганнарымны чакырып шушы хыялымны тормышка ашырдым. Каз өмәсе ул нигездә авылыбызда ел да көз көне кабатлана торган эшләребезнең берсе. Каз өмәсе ул  бергәләп эш башкару гына түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да. Ә эшенә килгәндә – күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын ала. Туганнарың, күршеләрең, авылдашларың белән аралашып, каз өмәләренә йөрешеп яшәү тормышны тагын да ямьләндереп җибәрә.

Без бәләкәй чакта әниләребез безгә гел авылда була торган бәйрәмнәрне
сөйләргә яраталар иде. “Каз өмә”ләрен дә нәкъ әнә шундый бәйрәмнәр
исәбенә кертәләр иде.

– И-и, бар иде яшь чаклар дип, – искә ала башларлар иде алар. – Без яшь чакта каз өмәләре бик күңелле уза иде. Көзләр җитеп, җирләр туңдыргач, беренче карлар күренү белән авылда каз өмәләре башланыр иде. Җиткән кызлар өйдән өйгә йөреп, хәтта күрше авылга барып та каз йолкышырлар, казларны су буена төшеп юарлар иде, – дия иде әни.

Билгеле без үткәргән каз өмәсе элеккедән аерылып тора. Ләкин төп асылы
шул ук. Каз йолкыганда, юганда уен-көлкеләр, җырлар тынып тормады. Бик
күңелле булды өмәбез. Киләсе елда да казларыбыз күп булсын.
Йортларыбызда бәрәкәт артсын.

Гөлсимә ГАЙФЕТДИНОВА.
Татар Кумбашы авылы.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*