tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Китап» радиосы автомарафон вакытында «Шәрип Шәймиев музей-йорты»нда булды
«Китап» радиосы автомарафон вакытында «Шәрип Шәймиев музей-йорты»нда булды

«Китап» радиосы автомарафон вакытында «Шәрип Шәймиев музей-йорты»нда булды

«Китап» милли радиосы Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабыш кысаларында Актаныш районы Әнәк авылындагы «Шәрип Шәймиев музей-йорты»нда булды.

«Бу йорт — Шәймиевлар гаиләсенең төп нигезе. Моңа кадәр аларның иске йортлары булган. Минтимер Шәрип улы шул йортта туган. Ә бу өй ул унынчы сыйныфны тәмамлаган вакытта төзелгән», — дип сөйләде музей хезмәткәре.

Музей-йортта Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев әти-әнисенең фотолары, киемнәре, тормыш-көнкүреш әйберләре урын алган.

«Китап» милли радиосы Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабыш башлады. Ул 28 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*