tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь шәһәрендә XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыру буенча киңәшмә узды
Пермь шәһәрендә XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыру буенча киңәшмә узды

Пермь шәһәрендә XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыру буенча киңәшмә узды

Бүген Пермь краена эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Пермь крае Губернаторы Администрациясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Александр Смертин һәм Пермь крае губернаторы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Леонид Политов белән очрашты.

Пермь крае Губернаторы администрациясендә XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыру буенча киңәшмә узды. Шулай ук киңәшмәдә «Пермь крае татарларының милли-мәдәни автономиясе» региональ иҗтимагый оешмасы советы рәисе Хәлил Фәрвазетдинов, Пермь крае Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Алапанов катнашты.

Биредә халкыбызның милли бәйрәме Сабан туена әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе Пермь краенда узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*