tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Китап» радиосы автомарафоны Азнакайда булды
«Китап» радиосы автомарафоны Азнакайда булды

«Китап» радиосы автомарафоны Азнакайда булды

Мәдәни десант бер ай буена республиканың төрле районнары буйлап сәяхәт итә. “Мин матурлык эзләп йөрим…” дип аталган әдәби-музыкаль программа белән алар дистәгә якын торак пунктта чыгыш ясаганнар.

Бүген әлеге проект безнең шәһәрдә дә кунакта булды.

Проектның төп максаты – «Китап радиосын популярлаштыру, Татарстан Республикасында туган телләрдәге милли әдәбиятны, шигъриятне, татар җырын, фольклорны пропагандалау. Проект ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырыла.

Бәйрәм концерты Мәдәният йорты үзешчән артистлары, “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзаларының чыгышлары белән башланып китте.

“Маяк” газетасы баш мөхәррире-җитәкчесе Фәрхәт Шәйхулов ерак юлларны якын итеп килгән мәдәни десантны, тамашачыларны ихлас сәламләде, матур җәйге бәйрәм кичәсе белән котлады. Безнең газетага язылырга, район яңалыкларыннан хәбәрдар булып яшәргә чакырды.

Сүз “Китап” радиосыннан килгән нәфис сүз осталарына һәм җырчыларга тапшырылды. Кызыклы һәм күңелле программада тамашачылар һәр чыгышны җылы каршы алдылар, алкышларга күмделәр. Лилия Кадирова, Илшат Сафин, баянчы Ильяс Шәрипов, дуэт Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның чыгышлары халыкны таң калдырды.

Бәйрәм кичәсенә килгән һәркем яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге алды, рәхәтләнеп биеде, кушылып җырлады!

Янәшәдәге мәйданчыкларда мәдәният үзәге һәм матбугат хезмәткәрләре балалар өчен шаян уеннар оештырды, бүләкләр өләште. Биредә шулай ук Татарстан китап нәшриятенең китапларын да сатып алу мөмкинлеге бар иде.

Оештырыучылар әйтүенчә, узган елгы автомарафоннан аермалы буларак, быел концерт программасына нәфис сүз осталары, җырчылар башкаруында шигъри һәм музыкаль чыгышлар кертелгән.

Милли музыка кораллары көенә укылган әсәрләрне халык аеруча җылы каршы алды. Шуңа күрә моңа басымны күбрәк ясадык. Аннары төрле районнардагы концерт номерларын милләт фольклор коллективлары да бизәде: чуваш, удмурт телендә чыгыш ясаучы нәфис сүз осталарын чакырдык, – диде радионың башкарма продюсеры Лилия Кадирова.

Районыбызда барлык милләт халкы да дус һәм тату яши – бу мәсьәләдә күп эш эшләнелә. “Мин матурлык эзләп йөрим…” кебек проектларның туган телгә мәхәббәтне үстерүдә, милли мохит булдыруда, яшь талантлар ачуда әһәмияте зур. Милли мохиттә яшәгән халык туган телен онытмый, башка милләт телләрен дә хөрмәт итәргә өйрәнә. Киләчәктә дә шундый җылы, файдалы очрашулар ешрак оештырылып торсын иде дигән теләктә калыйк.

aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*