tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кочко-Пожар шаккатырды
Кочко-Пожар шаккатырды

Кочко-Пожар шаккатырды

8 июльдә  Түбән Новгород өлкәсендәге Кочко-Пожарда искиткеч Сабан туе булып үтте. Ул яңа урында, матур Пьяна елгасы болынында колач җәйде, зур бәйрәм мәйданы җыйды. Җирле авыл активы, оештыру комитеты һәм аның рәисе – Сергач районының Земство җыены депутаты Ирфан Шаиповның зур тырышлыгы аркасында сабан туе бик матур узды, район дәрәҗәсендә дияргә мөмкин, чөнки бәйрәмгә чыкырылган олы кунаклар делегациясен район башлыгы Олег Радаев үзе җитәкләде. Ә хөрмәтле кунаклар арасында төбәк түрәләре дә, өлкә Законнар чыгару җыены депутаталары да, күрше район башлыклары да һәм җәмәгать эшлеклеләре дә бар иде. Аларны җирле һәвәскәрләр Сергач татарларының милли һәм татлы ризыклары, популяр җырлары белән каршылады.

Әзерлек эшләре

Кочко-Пожарда күренекле авылдашларын, грек-рим көрәше буенча беренче Олимпия уеннары чемпионы Шазам Сафинны (1932 – 1985) зур сабан туе оештырып, аның 90 яшьлек юбилеен һәм Олимпиадада легендар җиңүенең 70 еллыгын билгеләү нияте тугач, туган авылы һәм халкы ихтыяҗын район Земство җыенында лаеклы яклаучы Ирфан Шаипов бу идеяне хуплап чыкты һәм аны тормышка ашыру буенча җиң сызганып эшкә алынды.

Әзерлек эшләре иң катлаулы проблемадан – бәйрәм мәйданына электр энергиясе сузудан башланды һәм моны сабан туеның оештыру комитеты рәисе Ирфан Таһир улы, үзенең эшлекле элемтәләрен кулланып, тиз арада булдырды. Аннары оештыру комитеты утырышларында сабаен туеның программасы эшләнде һәм кабул ителде, татар-мишәр көрәшенең положениесе расланды, судьялары билгеләнде. Ә бәйрәмнең мәдәни өлешен үз өстенә тулысынча Мәскәүдә яшәүче актуклы якташыбыз Ринат Яруллин алды.

Буш урында зур сәхнә булдыру, ике рәтле көрәш мәрәсе ясау, әлеге милли ярышның судьялары өчен яхшы президиум корылмасы төзү, мини-футбол өчен ике кыр эшләү, сату һәм туклану нокталары, төрле аттракционнар, автомобильләр өчен басып тору мәйданнарын билгеләү – болар барысы да шактый чыгымнар һәм физик кул көче таләп итте. Аллаһыга мең шөкер, абруйлы лидерыбыз Ирфан Таһир улына бу өлкәдә бер төркем авылдашлары ярдәмгә килде, аның булдыклы һәм үткен, зирәк карашлы һәм тиз арада һәр проблеманы хәл итү сыйфатлары аркасында барлык мәсьәләләр дә үз вакытында чишелә барды.

Тагын берсе куандыра – аңа бу сабан туен оештыруда бертуганы Илдус Шаипов белән шөбилеле дуслары Фаил Арифуллин һәм  Рәис Исхаков финанс ярдәм күрсәтте. Шуңа да бәйрәмебез югары дәрәҗәдә шаккатырлык итеп оештырылган иде. Фермерлар Фаил Харис улы белән Илдус Таһир улының заманча авыл хуҗалыгы техникасыннан торган күргәзмәсе генә дә сабан туена аерым бер ямь биреп торды. Шундый заманча техника күргәзмәсен үткән елда Татарстанның Мөслим районында узган Бөтенроссия авыл сабан туенда гына күргән идек. Инде хәзер шома колгага менү дә милли бәйрәмебез программасынннан төшеп калды. Ә менә бу сабан туенда анысы да бар иде, хәтта югарыга үрмәләүчеләрнең куркынычсызлыгы да кайгыртылды.

Бүләкләргә килгәндә, бу көнне ике ат, зур сарык тапшырылды һәм бер Газель көнкүреш техникасы таратылды, акчалата да призлар күп булды.

Бәйрәм тантанасы

Сабан туеның бу өлешен бик матур иттереп ике бертуган Ринат белән Гөлнара Яруллиннар татар һәм рус телендә алып барды. Ә аны милли бию белән авылның “Заман яшьләре” төркеме күркәм генә ачып җибәрде.

Алып баручылар җыелган халыкны һәм хөрмәтле кунакларны җылы сәламләгәч, сабан туе-ның мәгънәсен ачып салдылар, бәйрәмнең оештыручылары белән таныштырдылар, кыскача гына Шазам Сафинның биографиясен сөйләделәр һәм беренче итеп сүзне авыл башлыгы Рөстәм Мансур улы Абдуллинга бирделәр. Ул Ирфан Таһир улы һәм аның командасына күренекле авылдашыбызны шулай зурлап искә алырга карар кылганнары, үз идеяләрен уңышлы гына тормышка ашырганнары һәм дә авылның башка иҗтимагый файдалы эшләрендә дә актив катнашканнары өчен олы рәхмәтләрен ирештерде, барысына да күңелле ял теләп, бәйрәм байрагын тантаналы күтәрергә районның алдынгы фермерларын – Илдус Таһир улы белән Фаил Харис улын чакырды.

Сабан туен рәсми рәвештә ачык дип игълан иткәч, талантлы һәм киң кырлы профессиональ артист Камил Фәхретдинов авылдашларына матур җырын бүләк итте.

Өлкә авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илья Николаевич Храмов бәйрәм белән котлап, дәвамлы һәм намуслы хезмәтләре, туган авыллары, гомуми, Сергач районының социаль-экономик үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен һәм сабан туе уңаеннан өлкә губернаторының Хөрмәт грамотасы белән Олег Әндәрҗановны, Рәхмәт хаты белән Ирфан Шаипов һәм Илһам Жиһаншинны бүләкләде. Ә өлкә авыл хуҗалыгы министрлыгының Хөрмәт грамоталарын әлеге сабан туеның байрагын күтәрүчеләргә һәм дә Печәнең Нариманов исемендәге авыл хуҗалыгы рәисе Сабер әфәнде Магҗановка тапшырды.

Өлкә Законнар чыгару җыены исеменнән Рәхмәт хатлары белән якташларыбызны – Илдар Әхмәтбаевны, Роза апа Шаипованы, Мирза абый Айсинны, Шөбиле фельдшеры Рушания ханым Идрисова белән Рәис Исхаковны төбәк депутаты Владимир Николаевич Паков бүләкләде.

Милли тормышыбызда актив позицияләре һәм дә ана телебез белән мәдәни мирасыбызны саклап үстерүгә зур өлеш кертеп килгәннәре өчен Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр абый Хәсәнов, К.Октябрь районы башлыгы Ринат Жалялов Рәхмәт хатлары белән Ирфан Таһир улы һәм Рөстәм Мансур улын бүләкләделәр.

Сергач районы башлыгы Олег Радаев район администрациясе һәм Земство җыены исеменнән Рәхмәт хатларын Кочко-Пожарның хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәт-кәрләре һәм ветераннары Аманулла абый Аминов һәм Абдулла абый Ситдиковка, яшь буыннан Ринат Азизбаевка, Шөбиледән Мөхәррәм Мерсияпов белән Иршат Сафинга тапшырды. Ә К.Октябрь районында озак еллар мәдәният комитетын җитәкләгән һәм бу сабан туен оештыруга да үз өлешен керткән Максут абый Яруллинны Олег Анатольевич аерым билгеләп үтте һәм бүләкләде, шулай ук  Кочко-Пожар мәдәният йортына төсле принтер тапшырды.

Кочко-Пожар сабан туена җыелган халыкны Пильна, Кнәген һәм Гагин районнары башлыклары да җылы котлады, изге теләкләрен юллады.

Тагын шуны әйтергә кирәк, үз район башлыкларын озатып килгән һәвәскәрләр – Кече Рбишчадан Илдус Харрясов һәм Пильна белән Сергач район мәдәният йортлары артистлары музыкаль чыгышлары белән бәйрәмнең тантаналы өлешен бизәде.

Мини-футбол

Бу турнир авылның атюлы спортчы-ветераны Илһам Абдулхай улы Жиһаншинның 50 яшьлек юбилеена багышланган иде һәм барлык 8 команда да аның приз-лары өчен ярышты. Ә турнирның байрагын күтәрү хокукын юбиляр аз гына өлкәнрәк дусларына, аны футбол белән хоккейга тарткан авылдашларына (Мидихат Бәдретдинов, Рушан Османов, Олег Әндәрҗанов) бирде һәм соңыннан үзләренә рәхмәтләр әйтеп, кыйммәтле бүләкләр дә тапшырды.

Көн аеруча да эссе булуга карамастан, уеннар ике кырда да бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Авылның спорт комментаторы Рифат абый Габайдуллин бу юлы да югарылыкта иде. Футбол кырындагы судьялар да (Олег Жиһаншин, К.-Пожар; Рифат Салахетдинов, Шөбиле; Марат Каюмов, Уразавыл) үз вазифаларын төгәл башкарды, шуңа бер генә бәхәс тә тумады.

Командалар ике төркемгә бүле-неп, финалга дүрт юллама өчен һәрбересендә үзара очрашты. Ә финалистлар билгеләнгәч, хәлиткеч уеннар бер кырда гына алып барылды.

Шулай итеп, юбиляр 4 урын өчен Семочкины бүләкләде, өченчедә К.Рбишча командасы булды, икенчене хуҗалар алды, ә төп бүләк Шөбилегә китеп барды. Финалчылар һәрбересе кубок, грамота, медальләр белән һәм акчалата бүләкләнде.

Шул ук тантаналы мизгелләрдә  Илһам Абдулхай улын да 50 яше белән котлап, бүләкләүчеләр күп булды, хәтта күрше авылдагы дуслары да буш кул килмәгән. Ә менә төп бүләкне юбилярга шәһәрле авылдаш дуслары ясады – йөк автомобилендәге атны күргәннән соң, юбилярның күз төпләре яшьләнеп китте. Бу – хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, юбилярга көтелмәгән сюрприз булды. Ә сабан туен оештыручы Ирфан Таһир улы юбилярны көрәш барышында акчалата бүләкләде.

Милли уеннар

Җирле мәдәният йорты дирекциясе һәм аның каршында эшләп килгән иҗади  коллектив  әгъзалары тырышлыгы белән безнең милли бәйрәмгә хас булган 7 (!) шаян һәм күңелле ярыш  оештырылды. Шуңа өстәп, колга башына менүчеләр дә табылды, баганага атланып, йомшак капчык-лар белән сугышучылар да булды, шашка, шахмат һәм домино да уйнадылар. Соңгыларын тулысынча күрше рус Пожары главасы Сергей Потапов һәм шөбилеле Маргарита белән Эмиль Мухамедияровлар оештырды һәм җиңүчеләрне бүләкләде.

Гер күтәрүдә чүмбәлиле Ринат Аляутдиновка тиңнәр табылмады. Ул 24 килограммлык герны 101 тапкыр күккә атты. Икенче белән өченче урыннарны суыксулы Мөбин Абдулхаков белән мочалилы Шәмил Бадяутдинов бүлеште. Аларны алтын юбиляр бүләкләде.

Биремнәрнең авырлыгына, ярышларның катлаулылыгына карата бүләкләр дә бүленде.

Көрәш – төп өлеш

Татар-мишәр көрәше традиция-ләрен саклау максаты белән, бил алышучылар кечесеннән алып олысына кадәр ачык чирәмдә сөлгеләр белән ярышты. Төп бүләккә ат булу сәбәпле микән, әллә сабан туеның кыска вакыт эчендә дәрәҗәсе киң таралуга күрәме, абсолют авырлыкка язылучылар саны узган сабантуйларга караганда күп иде, хәтта 2 июльдә генә Мордовиядә узган Бөтенроссия авыл сабан туе батыры Раил Нургалиев та килгән иде. Берсе кызганыч, күп мәртәбә дөнья чемпионы булып калган атказанган спорт остасы мәрәгә чыгуын чыкты, тик көрәшмәде, сөлгене көндәшенә элде. Аллаһы боерса, Мочали сабан туенда көрәшәчәкмен, диде. Ә төп бүләкне кабат Кече Рбишча егете Эмиль Незаметдинов авызлыклады һәм алып китте.

Көрәш яшүсмерләр өчен 4 авырлык категориясендә, өлкәннәр өчен 3 үлчәмдә алып барылды һәм аларның бүләкләнүчеләрен 10 биттән карагыз.

Көрәштә җиңүчеләрдән тыш, мәрә эчендә махсус бүләкләр дә күп булды. Мәсәлән, хөрмәтле мочалилылар Рөстәм әфәнде Айдуллин белән Калимулла абый Насретдинов дусларын һәм авылдашларын, элекке дәрәҗәле һәм зур сабантуйлар батыры Хасыйл ага Фәйзрахмановны акчалата бүләкләделәр. Нижгар татарлары конгрессы исеменнән К.Октябрь районы башлыгы Ринат Җәләлов суыксулы Айрат Абидуллинга җиңүгә омтылышы өчен кыйммәтле бүләк тапшырды. Мәскәүдә яшәүче Наил Җианшин туган авылы администрациясенә көчле триммер бирде. Ә Шөбиле администрациясе Сафаҗайдан Ханнан Камалетдиновны, сабан туен оештыру комитеты Марат Усмановны  яхшы, чиста көрәш күрсәткәннәре өчен бүләкләде. Шул ук арада Мәскәүнең Замоскворечье районындагы татар автономиясе рәисе, суыксулы Наил Аксянов ана телебезне, милли мәдәниятебезне һәм рухи гореф-гадәтләребезне саклап үстерүгә армый-талмый хезмәт иткән “Туган як” газетасы редакциясенә оригиналь бүләк һәм Диплом тапшырды.

Оештыручылар Кочко-Пожар белән Шөбиленең мәрхүм булган атаклы көрәшчеләрен җылы искә алды, ә ветераннарын мәрәгә чыгарып бүләкләде.

Дзержинсктан махсус чакыртылган спорт остазы, ике тапкыр Уразавыл сабан туе чемпионы булып калган Александр Елизаров җитәкчелегендәге судьялар коллегиясе яхшы, гадел хезмәт куйды, шуңа көрәштә үпкә белдерүчеләр булмады. Шуның өстенә көрәш махсус видеога төшерелде һәм шикле мизгелләрне дөрес бәяләр өчен аның язмалары бер дигән ярдәмче булып торды.

Концерт, дискотека һәм салют

Сабан туеның көндезге концерты да, кичкесе дә бик бай һәм матур иде. Беренчесен җирле мәдәният йортында шөгыльләнүче “Тамчы” балалар бию төркеме ачып җибәрде. Аннары яшьләр белән бергә авылның атаклы җырчылары да (Вафа абый Курамшин, Асия апа Насыйбуллина, Наил Гаязетдинов, Наилә Җиһаншина, Наталья Бәдретдинова), профессиональ рәвештә мавыгучылары да (Камил Фәхретдинов, Сара Әсфәндиярова, Рамил Хөсәинов) чыгыш ясады. Әлбәттә, кунак җырчылар да бар иде. Абыйлы-сеңелле Яруллиннар да җырлады, яндавишчалы Рифат Ильясов та өздереп әйттерде, Камил  Орландо белән Айдар Аймалетдинов та типтереп чыгыш ясады, Татарстаннан Лада Нестерова матур җырларын башкарды, Башкортстаннан Айдар һәм Алмаз Юнысовлар хәтта сәхнәдән төшеп, халыкны биетте, җырлатты.

Илмира Нагимова белән Марат Яруллин кичке концерт-дискотекага бик күп тамашачы җыйды, салют күз явын алырлык якты, матур һәм дәвамлы иде.

Безгә калса, 2010 елдан алып уздырылмаган сабан туе быел Кочко-Пожарда тиешле дәрәҗәдә һәм яңа форматта гөрләде. Һәрхәлдә, без моның өчен нык тырыштык.

Олег ХӨСӘИНОВ.

Илнар Садеков фотолары.   

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*