tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресс рәисе Австралиядә яшәүче татарлар белән очрашты
Конгресс рәисе Австралиядә яшәүче татарлар белән очрашты

Конгресс рәисе Австралиядә яшәүче татарлар белән очрашты

Чәршәмбе, 10 июль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче күренекле татар җәмәгать эшлеклеләре Ләйлә һәм Сәгыйть Садриларның уллары Рөстәм һәм аның гаиләсе белән очрашты.

Бүгенге көндә Рөстәм Садри “SA Meat Corporation” ширкәте рәисе булып тора. Шул ук вакытта ул Көньяк Австралиянең Татар  ассоциациясе җитәкчесе дә.
Милләттәшләребез Казанга Универсиада уеннарын карау өчен берничә көнлек сәфәр белән килгән.

“Мин Казанны бөтенләй танымадым дисәм дә була. Универсиада Казанны бик нык үзгәрткән, төзекләндергән, матурайткан. Мин Сиднейдагы Олимпия уеннарын ачуда катнашкан идем, әмма миңа Казандагы Универсиаданы ачылу тантанасы  күпкә ошады. Монда барсы да бик югары дәрәҗә оештырылган”, диде Рөстәм Садри очрашуда.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*