tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конституция – 2020: төзәтмәләр нәрсә бирәчәк?
Конституция – 2020: төзәтмәләр нәрсә бирәчәк?

Конституция – 2020: төзәтмәләр нәрсә бирәчәк?

  1. Гаилә кыйммәтләре

Төзәтмә

671 маддә

«Балалар Россия дәүләт сәясәтендә иң мөһим өстенлекле юнәлеш булып тора. Дәүләт балаларның рухи, әхлакый, акыл һәм физик үсешенә, аларда ватанпәрвәрлек, гражданлык бурычы һәм өлкәннәргә карата хөрмәт хисе тәрбияләүгә ярдәм итәрдәй шартлар тудыра. Дәүләт, гаилә тәрбиясенә өстенлек биреп, караучысыз калган балаларга карата ата-ана бурычларын үз өстенә ала».

72 маддә

«Россия Федерациясенең һәм Россия Федерациясе субъектларының уртак эшләре булып тора: … гаилә, ана, ата һәм балаларны яклау, ир-ат һәм хатын-кыз союзы буларак, никах институтын саклау; гаиләдә балаларны лаеклы тәрбияләү өчен, шулай ук балигъ булган балаларның ата-аналарын кайгырту өчен шартлар тудыру…».

114 маддә

«Россия Федерациясе Хөкүмәте… Россия Федерациясендә… гаиләгә ярдәм итү, аны ныгыту һәм саклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә социаль юнәлешле бердәм дәүләт сәясәтен алып баруны тәэмин итә…».

Нәрсә бирәчәк?

Гаилә – Россиядә яшәүчеләр арасыннан күпчелегенең төп кыйммәте. Балалар – илнең дәүләт сәясәтендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

Конституциягә төзәтмәләр баланың гармонияле үсеше өчен шартлар булдырачак, яшь гражданинда Ватанга мәхәббәт, өлкән буынга ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм  итәчәк.

Төзәтмәләр гадәттәге гаилә кыйммәтләрен: ир-ат һәм хатын-кыз союзы буларак, никах институтын, балаларның өлкәннәргә карата ихтирамын, гаиләдә берничә буынның бер-берсенә ышанычын, берсен-берсе кайгыртуын хуплый.

Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы

Россия Конституциясендә балалар һәм гаилә турында кайгыртуны иң мөһим дәүләт бурычы буларак беркетү илнең Россия Президенты Владимир Путинның Юлламасында билгеләнгән милли идеясен һәм үсеш өстенлекләрен чагылдыра.

Гөлшат Нигъмәтуллина фикеренчә, Төп Законга кертелгән үзгәрешләр гаилә институтын ныгытуга, ата-аналар өчен дә, балалар өчен дә социаль гарантияләрне көчәйтүгә юнәлдерелгән: «Гаилә – дәүләт нигезе. Ул үзенең якланганлыгын, иртәгесе көнгә ышанычын тоярга тиеш, бигрәк тә яшь һәм күпбалалы гаиләләр турында сүз барганда. Болар барысы да гражданнарның дәүләткә ышанычын арттыра».

Татарстан гаилә сәясәте өлкәсендәге бурычларны үтәү буенча илдә алдынгы позицияләрне били. Идел буе федераль округындагы гаилә-демографик үсеш күрсәткечләре бездә иң яхшылардан. Әмма федераль дәрәҗәдә кабул ителә торган өстәмә чаралардан, ярдәмнән башка булмый. Бу бигрәк тә ана капиталы программасын киңәйтү һәм туучылар санын үстерү программаларына кагыла.

– Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыру кысасында гаилә сәламәтлеген тәэмин итү мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә кирәк. Яшь парларның, булачак әти-әниләрнең «бер тәрәзә» принцибы буенча медицина тикшерүен, үзенә күрә «гаилә диспансеризациясен» узу мөмкинлекләре күбрәк булырга тиеш. Конституциягә үзгәрешләр әзерләү процессында барлыкка килгән әлеге һәм башка актуаль мәсьәләләрне хәл итү дистә елларга демографик процессларның векторын һәм динамикасын билгеләячәк, – дип ассызыклап үтте Гөлшат Нигъмәтуллина.

  1. Хезмәт кешесен яклау

Төзәтмәләр

75 маддә

«Россия Федерациясе гражданнарның хезмәтен ихтирам итә һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итә. Дәүләт тулаем Россия Федерациясе буенча эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумыннан кимрәк булмаган күләмдә хезмәткә түләүнең минималь күләмен гарантияли.

751 маддә

«Россия Федерациясендә… гражданнарның абруен һәм хезмәт кешесенә ихтирамын саклау гарантияләнә…».

114 маддә

«Россия Федерациясе Хөкүмәте:

…хезмәт мөнәсәбәтләрен һәм аңа турыдан-туры бәйле башка мөнәсәбәтләрне җайга салу өлкәсендә социаль партнерлык принципларын тормышка ашыра».

Нәрсә бирәчәк?

Хезмәт кешесе – үз гаиләсе һәм бөтен ил терәге.

Төзәтмәләр нигезендә, хезмәткә түләүнең минималь күләме яшәү минимумы күләменнән ким булмаячак, мәҗбүри социаль иминиятләштерү гарантияләнә. Дәүләт гражданнарның абруен саклауны һәм хезмәт кешесенә ихтирамны тәэмин итә.

Эмиль Гобәйдуллин, Профессиональ компетенцияләр үсеше үзәге генераль директоры

– Конституциягә кертеләсе үзгәрешләр хезмәт кешесенә хөрмәт уята. Һәр кеше лаеклы һәм тигез хезмәткә хокуклы. Бу баштан ук Конституциягә беркетелгән иде. Монда исә сүз хезмәт кешесен саклау һәм яклау, аңа булган хөрмәтне беркетеп кую турында бара. Хәзер аермачык: «Россия гражданнары хезмәтен хөрмәт итә һәм аларның хокукларын яклый» – дип язылачак, – ди Эмиль Гобәйдуллин.

Шулай ук ул минималь хезмәт хакының яшәү минимумыннан да кимрәк булмаска тиешлеген ассызыклый:

– Соңгы елларда эшче профессияләргә килүчеләр саны арта. Без бу кешеләрдән башка гадәти тормышыбызны күз алдына китерә алмавыбызны көннән-көн ныграк аңлыйбыз. Шуңа күрә беренче очракта менә шул күз алдында тотыла. Әгәр күбрәк кеше эшче профессияләрен сайласа, дәүләт иминлеге дә көчәер иде. Хәзер яхшы квалификациягә ия булучылар яхшы хезмәт хакы да ала. Бу шулай ук зур плюс булыр иде.

  1. Социаль гарантияләр

Төзәтмә

75 маддә

«Россия Федерациясендә, гаделлек, буыннар бердәмлеге һәм теләктәшлеге нигезендә, гражданнарны пенсия белән тәэмин итү системасы булдырылып, аның нәтиҗәле эшчәнлеге тәэмин ителә, шулай ук, федераль законда билгеләнгән тәртиптә, елына кимендә бер тапкыр пенсияләрне индексацияләү хәл ителә».

«Россия Федерациясендә, федераль закон нигезендә, мәҗбүри социаль иминиятләштерү, гражданнарны адреслы социаль яклау һәм социаль пособиеләрне, башка социаль түләүләрне индексацияләү гарантияләнә».

Нәрсә бирәчәк?

Дәүләт икътисади кризисларның яки башка тетрәнүләрнең социаль ярдәм төрләре күләмнәрендә һәм даимилегендә чагылыш тапмавын гарантияли.

Бу пенсияләрне индексацияләүгә (елына кимендә бер тапкыр), социаль пособиеләрне һәм башка социаль түләүләрне индексацияләүгә кагыла. Гражданнарга адреслы социаль ярдәм гарантияләнә.

Инвалидларга уңайлы мохит тудыру һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту тәэмин ителә. Россиянең һәр гражданины бөтен гомере дәвамында үз-үзен якланылулы хис итәргә, дәүләт ярдәменә ышанычын югалтмаска тиеш.

Эльмира Зарипова, Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры

– Конституциягә тәкъдим ителүче төзәтмәләр ил өчен, халык өчен файдалы булудан тыш, суверенитетны, традицияләрне һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдереләчәк. Яшәешнең төп нигезе шулар бит, – ди Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – Халык өчен каралган социаль гарантияләр тагын да артачак һәм тәгаенләштереләчәк. Дәүләтнең социаль ныклыгы шуннан беленә инде.

Министр ассызыклаганча, Конституция нормалары нигезендә, кешедә хезмәткә хөрмәт уяту һәм, кирәк булганда, хезмәт кешесен яклау бурычы тора. Төп Закон шундый нормаларны колачлый. Төзәтмәләр кертү эш бирүче оешма җитәкчеләренең җаваплылыгын тагын да арттырачак. Бу бик кирәк иде.

– Бүген шактый гына проблемалар эшчегә вакытында хезмәт хакы түләмәү яки аз түләү аркасында килеп чыга, – ди Эльмира Зарипова. – Ул мәсьәләләр социаль партнерлык буенча чишелеш таба. Социаль партнерлык дигәндә, эш бирүчеләр, хезмәткәрләр һәм профсоюз оешмасы күздә тотыла.  Конституциядәге төзәтмәләрдә дә ул чагылыш табачак.

  1. Һәркемне сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге белән тәэмин итү

Төзәтмә

72 маддә

«Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясе субъектларының уртак эшләре булып тора:

…тигез мөмкинлекле һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итү, иҗтимагый сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, сәламәт тормыш рәвешен алып бару, гражданнарның үз сәламәтлегенә җаваплы мөнәсәбәтен булдыруга шартлар тудыру…».

132 маддә

«Җирле үзидарә органнары… үз компетенциясе чикләрендә медицина ярдәме алу мөмкинлеген тәэмин итә».

Нәрсә бирәчәк?

Россиядә яшәүче һәркем, кайда яшәвенә карамастан, сыйфатлы һәм тигез мөмкинлекле медицина ярдәме алырга тиеш.

Бу бурыч хакимиятнең барлык  баскычларына: федераль, төбәк хакимиятләренә һәм җирле үзидарә органнарына кагыла.

Чыңгыз Мәхмүтов, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Иҗтимагый совет җитәкчесе

– Яңа коронавирус байтак нәрсәләргә карата фикерләрне үзгәртте. Егерме ел элек, сәламәтлек саклау ул – хезмәт күрсәтү өлкәсе, дип әйтәләр иде. Бүген аны илкүләм иминлек, куркынычсызлыкка каршы тору өлкәсе дип атарга мөмкин, – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов.

Аның фикеренчә, медицинаның урыны оборона һәм башка тармаклар шикелле алгы сафта булырга тиеш. Конституциягә төзәтмәләр кертү – замана таләбе.

– Әйе, аны үзгәртергә кирәк. Без элек АКШтагы, Европадагы сәламәтлек саклауны үрнәк итеп алырга тырыша идек. Хәзер инде аларда да, барысы да ал да гөл түгеллеген күрдек. Дөрес, аларның югары технология буенча өйрәнерлек бай тәҗрибәсе бар, анысын инкарь итеп булмый. Гомуми сәламәтлек саклау торышы Совет, Россия системасыныкы да начар түгел. Пандемия вакытында халыкны сәламәтләндерүгә без күпкә әзерлеклерәк булып чыктык. Конституциядә сәламәтлек саклау – мөһим пунктларның берсе. Борис Ельцин заманыннан соң шактый вакыт узды. 1990 нчы еллардан соң күп нәрсәгә нәтиҗә чыгарырга өлгердек. Ул чактагы шигарьләр бүгенгә ярамый. Халыкны савыктыру системалы рәвештә алып барылырга тиеш, – ди Чыңгыз Мәхмүтов.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*