tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конституция – Русиянең төп законы
Конституция – Русиянең төп законы

Конституция – Русиянең төп законы

Русия Федерациясе Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык тавыш бирү нәтиҗәсендә кабул ителде, ә 25 декабрьдә, “Российская газета”да ул рәсми басылып чыккач, көченә керде. Быел бу датага – 25 ел.
Бүген төп документның “беренче данә”се Кремльдә дәүләт башлыгы китапханәсендә саклана.

Ун ел дәвамында бу ял көне булды, 2004 елның 24 декабрендә Дәүләт думасы Русия Хезмәт кодексына бәйрәм календарен үзгәртүче төзәтмәләр кертте. Аңа ярашлы, хәзер 12 декабрь эш көне дип санала, ә бәйрәм илнең истәлекле даталары исемлегенә кертелде.

Русия Конституциясе кереш өлештән һәм ике бүлектән тора. Анда илнең төп сәяси, иҗтимагый, хокукый, икътисади һәм социаль системалары, федераль корылышы, кеше хокуклары билгеләнә. Конституция кабул ителгәннән алып документка күп кенә төзәтмәләр кертелде. Соңгылары арасында ил Президенты һәм Дәүләт думасы вәкаләтләре сроклары турында положениеләр бар.

Конституция зур юридик көчкә ия. Төп закон кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Русиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсеше-нең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы нигез булды. Узган еллар дәва-мында дәүләт хакимия­тенең демократик нигезләрен гарантияли торган система барлыкка килде.

Соңгы елларда илебез һәм республикабыз иҗтимагый-сәяси үсештә шактый уңышларга иреште. Мөһим икътисади һәм социаль программаларны тормышка ашыра торган ышанычлы хокукый үзәк барлыкка килде. Җәмгыятьнең барлык өлкәләрендә инновацион тех-нологияләр файдаланыла, граж-даннарның интеллектуаль, фәнни һәм иҗади потенциалын гамәлгә ашыру, милләтара тынычлыкны һәм конфессияләр арасындагы татулыкны, халыклар дуслыгын ныгыту өчен шартлар тудырыла.

Башкортстанлылар Русия ха-лык­ларының бердәм гаиләсендә уртак уй-фикерләр һәм мәнфә-гатьләр белән яши, демократик үзгәрешләр һәм ирешкән казанышлар белән горурлана. Илебезнең иминлеге һәм үсеше һәр граждан-ның тырыш һәм нәтиҗәле хезмә-тенә, һәр төбәкнең уңышына бәйле.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*