tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Көньяк Сабантуй” кунакларын Фәрһад Латыйпов Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән сәламләде
“Көньяк Сабантуй” кунакларын Фәрһад Латыйпов Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән сәламләде

“Көньяк Сабантуй” кунакларын Фәрһад Латыйпов Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән сәламләде

Кече Барханчак авылы мәдәният йортында «Көньяк Сабантуй» татар милли бәйрәме бара. Бәйрәм үз эченә милли җырлар, биюләр, уеннар белән концерт программасын ала. Кунаклар татар ризыклары белән сыйланды.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.

-Кадерле дуслар! Хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын күңелдән татар халык бәйрәме Сабантуй белән котлыйм! Бүген бәйрәм Татарстанның үзендә, Россия Федерациясенең күп төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә дә киң таралган. Ышанам ки, бүгенге бәйрәм ил татарлары һәм чит ил ватандашлары тормышында сизелерлек вакыйга булачак, барысына да үз мәдәниятләреңә яңадан кагылу, туган телдә аралашу белән хозурлану мөмкинлеге бирәчәк.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Ставрополь крае активистларына рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Сабантуй көрәш, йомырка кабып чабу һәм башка милли уеннар белән дәвам итте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*