tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көньяк Сахалин татарлары Мәүлид көнендә милли ашлар бәйгесе үткәргән
Көньяк Сахалин татарлары Мәүлид көнендә милли ашлар бәйгесе үткәргән

Көньяк Сахалин татарлары Мәүлид көнендә милли ашлар бәйгесе үткәргән

Сахалин өлкәсе мөселман хатын-кызлары берлеге Көньяк Сахалин мәчете белән берлектә Мәүлид көнендә милли ризыклар пешерү бәйгесе оештырган.

«Сахалин мөслимәләре милли ризыклар пешереп алып килде. Зур табын ясадылар. Имам-хатыйблар бәйгедә катнашучы кызларга рәхмәт белдерде. Күп кенә катнашучылар балалары белән килгән иде», — дип яза Сахалин өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе үзенең Инстаграм сәхифәсендә.

«Сахалин мөслимәләре берлеге» җитәкчесе Зәкия Вәлитова Мәүлид бәйрәмендә катнашучыларның барысына да рәхмәт әйткән. «Аллаһы Тәгалә сезнең йөрәкләрегезне Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) тагын да ныграк мәхәббәт белән тулыландырсын, сезгә нык иман, көч һәм ихласлык бирсен», — диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*