tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле укытучысы монологы белән танылган эскиздан спектакль премьерасы көтелә
Татар теле укытучысы монологы белән танылган эскиздан спектакль премьерасы көтелә

Татар теле укытучысы монологы белән танылган эскиздан спектакль премьерасы көтелә

MOÑ театр мәйданчыгында күрсәтелгән «24/7» эскизы спектакль булып үстерелгән. «Педсовет» спектакленең премьерасы 23 һәм 24 октябрь көннәрендә тәкъдим ителә.

Әлеге эскиз «Шәһәрлеләр театры» лабораториясе кысаларында ясалган иде. Ул яшь шагыйрә һәм укытучы Ләйлә Хәбибуллинаның чыгышы белән танылды.

Эскизда катнашкан 13 укытучы арасында Ләйлә Хәбибуллина бердәнбер татар теле укытучысы иде. Ул Казан мәктәпләренең берсендә укыта. Аның дүрт минутлык текстында татар теле укытучысының соңгы дүрт елы сурәтләнә.

Авторлары һәм куючылар: Елена Калаганова, Йолдыз Миңнуллина. Эскиз этабында спектакльне иҗат итүдә Динә Сафина катнашкан.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*